Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районында “АПКда икътисад һәм хокук” темасына түгәрәк өстәл узды. Чарада район авыл хуҗалыгы предприятиеләренең 9 айда финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм 2015 елда көтеләчәк йомгаклар, 2016 елга үсеш планнарын эшләү, инвестицияләр җәлеп итү, кредит учреждениеләре белән хезмәттәшлек итү, граждан-хокук мәсьәләләре каралды.
Түгәрәк өстәл Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хезмәткәрләре (МаратНизаметдинов, Рәсил Гыйләҗев, Илнур Гиниятуллин) тарафыннан муниципаль район администрациясе,территориаль Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белән берлектә үткәрелде. Анда хуҗалыклар җитәкчеләре һәм белгечләре, шулай ук Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы фермерлары катнашты.