Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы хуҗалыкларында терлекләрне төзекләндерелгән абзарларга кайтаралар.
Савым терлекләрен җәйләүдә тотып кайтаруның беренче уңай нәтиҗәләре күренә. Мәсәлән, «Нива» ҖЧҖендә сөт артымы тәүлеккә 220 килограммга җиткән, «Зәй шикәре» агрофирмасының «Савалеево» бүлекчәсендә - 54 кг. Бу хуҗалыклар белгечләренең сүзләренә караганда, фермаларны ремонтлау һәм модернизацияләү аркасында терлекләрне тоту һәм ашату, терлекчелек продукциясен җитештерү темпларын арттыру өчен уңай шартлар барлыкка килде.