Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институтында 2015 елның 14октябреннән агробизнеска өйрәтү, персонал белән эшләү, хезмәт хокукы һәм кадрлар эше буенча семинар башланды. Анда республика АПК системасының барлык оешмалары катнаша.
Семинарны Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Марат Җәббаров,Министрлыкның бүлек башлыклары Алмаз Кәшапов, Наил Хәмидуллин, Марат Низаметдинов, институт ректоры Николай Якушкин ачтылар.
Кадровиклар өчен семинарның төп үзенчәлеге аның кулланма характерда булуында, ә тематикасы кадрлар хезмәтендә эшләүче белгечләрнең үзләре – курсларда укучылар катнашында сайлана. ТИПКА хезмәткәрләре фикеренчә, бүгенге көндә кадровиклар алдында нинди һөнәри бурычлар торуга карамастан - кадрлар эшен оештырудан һәм судта хезмәт бәхәсләрен хәл итүдән башлап персонал өчен бюджет чыгымнарын билгеләүгә һәм хезмәт җитештерүчәнлеген арттыруга кадәр, алар персонал белән эш итү һәм хезмәт хокукы буенча әлеге семинарда укып кайтып, хәл итә алачаклар.
Укулар Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәмендә оештырылды.