Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе «Алтын көз – 2015» XVII Россия агросәнәгать күргәзмәсендә катнашты. Ул 2015 елның 8 октябреннән 15 октябренә кадәр Мәскәү шәһәрендә «Крокус Экспо» күргәзмә үзәгендә үткәрелде.
Конкурс йомгаклары буенча республиканың түбәндәге оешмалары бүләкләнде:
- Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының «Кызыл Юл» АХҖК – терлекчелекне үстерүдә зур күрсәткечләргә ирешкән һәм күргәзмәдә терлекләр презентациясе белән катнашкан өчен Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы дипломы һәм ВДНХның алтын медале белән;
- Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе – Татарстан Республикасы территориясендә түләмә авыруыннан үлгән терлекләр күмелгән зиратларны һәм биотермик базларны төзекләндерү программалары эшләгән һәм аларны гамәлгә ашырган өчен, йорт хайваннарын карап тоту буенча законнар базасын эшләгән һәм сукбай хайваннарны тоту вәкаләтләрен гамәлгә ашыру тәртибен эшләгән өчен Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы дипломнары һәм «Алтын көз – 2015» Россия агросәнәгать күргәзмәсенең алтын медальләре белән; терлекләрдә була торган йогышлы авыруларны профилактикалау һәм бетерү программасы эшләгән һәм аны гамәлгә ашырган, ветеринария участоклары төзегән өчен «Алтын көз – 2015» Россия агросәнәгать күргәзмәсенең көмеш медале белән;
- Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты – «Көзге бодайның югары сортлы һәм районлаштырылган Надежда, Дарина, Универсиада сортларын селекцияләү» эшләнмәсе өчен Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы дипломы һәм «Алтын көз – 2015» Россия агросәнәгать күргәзмәсенең көмеш медале белән.