Республикада терлекләрне кышка әзерләү буенча зона семинар-киңәшмәләре узачак

2015 елның 17 октябре, шимбә

2015 елның 19 октябреннән 24 октябренә кадәр республиканың 6 зонасында 2015-2016 елларда Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының хуҗалык субъектларындатерлекләрнең кышлавын оештыру, терлекчелек продукциясен җитештерүнең нәтиҗәлелеген арттыру, терлекләрнең баш санын саклап калу һәм арттыру мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәләре узачак.

19 октябрьдә әлеге чара - Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районында, 20 октябрьдә -Биектау, 21 октябрьдә - Азнакай, 22 октябрьдә - Сарман, 23 октябрьдә - Мамадыш, 24 октябрьдә Алексеевскмуниципаль районнарында үтәчәк.

Семинарларны үткәрүдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, “Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эшенә баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе” ГКУ, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе, “Элита” баш нәсел предприятиесе” ААҖ, “Бөгелмә нәсел предприятиесе” ААҖ, “Минзәлә нәсел предприятиесе” ААҖ, “Потенциал ААҖ белгечләре катнаша.

Чараның максаты Татарстан Республикасы АПК оешмаларына терлекләрне кышка әзерләүне оештыруда, импортны тизләтелгән алыштыру шартларында тармакны үстерү бурычларын гамәлгә ашыруда, инновацион технологияләр кулланып, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүнең нәтиҗәлелеген һәм конкуренциягә сәләтлелеген арттыруда практик ярдәм күрсәтү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International