Татарстанның Яңа Чишмә муниципаль районында терлекләр сую цехы төзелә башлады

2015 елның 12 октябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районының Акбүре авыл җирлеге территориясендә эшкуар Сергей Порецкий терлекләр сую цехы төзи башлады.

Цех тәүлеккә 10 баш эре мөгезле терлек һәм дуңгыз суярлык булачак. Монда терлекләрне суяр алдыннан тотып тору урыны, ветеринария белгече кабинеты, әзер ит продукциясен сәүдә челтәренә җибәргәнче суыту өчен суыткыч камералар була.

Терлек сую цехы Сергея Порецкийның үз хуҗалыгына гына түгел, ә башка КФХларга һәм шәхси хуҗалыкларга да хезмәт күрсәтәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International