Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының «Гигант» ҖЧҖендә узган атнада савым терлекләрен ике төзекләндерелгән ферма биналарына күчерделәр. Бу фермалар 440 сыерга исәпләнгән.
«Терлекләрне ашату, эчертү һәм аларның асларын җыештыру эшләрен барысын да диярлек машина башкарачак. Азык трактор ярдәмендә биреләчәк, савытларга суны кирәк саен махсус җайланма тутырачак. Терлекләргә салкында җылы су бирү дә уйланылган», - дигән мәгълүмат бирде хуҗалык җитәкчесенең төзелеш буенча урынбасары Ринат Җиһаншин.
Моннан тыш, терлекчелек комплексында сыер саву залы төзелде, сөт суыту җайланмасы да бар.
Яңа саву залында хезмәткәрләр өчен бөтен уңайлыклар бар. Мәсәлән, сыер савучыларның хәзер сыер саву өчен махсус урыны бар, шунда ук сөтүткәргеч һәм фильтрлар урнаштырылган. Аның буенча сөт суыту җайланмасына китә. Эштән соң сыер савучылар һәм терлекчеләр душта юынып чыга алалар, ял итү һәм һәм үзеңне тәртипкә китерү урыны да бар.
«Ферманы төзегәндә без өч фирма белән эшләдек. Берсе сөт комплексын төзү белән шөгыльләнде, икенчесе сыерлар тора торган урыннарны төзекләндерде, ә өченчее сөт җыю һәм саклау өчен җайланмалар урнаштырды. Ә менә идән өчен күбекләндерелгән резинаны дүртенче фирмадан сатып алдык. Бу материалүзенең тишекле структурасы аркасында җылыны яхшы саклый, ул җиңел чистартыла, сыерлар да үзләрен әйбәт хис итә», - дип сөйләде Ринат Җиһаншин.
Хәзер хуҗалыкта көнлек савым 9 тонна тәшкил итә.
«Без сөт җитешерү күләмнәрен киметмәскә тырышабыз. Киләчәккә планнарыбыз зурдан - тагын ике ферманы төзекләндерергә уйлыйбыз, бүтән эшләрне башкарырга да ниятләп торабыз. Без бары тик үзебезгә ышанабыз, эшсез утырырга ярамый, читтән дә ярдәм көтеп торырга кирәкми. Киләчәкне күздә тотып, алга барырга, үсәргә, киңәергә кирәк», - диде предприятие җитәкчесе Риф Имамов.