Александр Ткачевның Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәре көне белән котлавы

2015 елның 11 октябре, якшәмбе

Кадерле дуслар, хезәмәттәшләр! Илебезнең барлык агросәнәгать комплексы хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмегез - Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәре көне белән котлыйм!

Авыл хуҗалыгы эшләренең тәмамлануы - безнең өчен ул бәйрәм генә түгел, ә йомгаклар ясау да. Санкцияләрнең икенче елы бара. Ел җиңел булмады, әмма сезнең фидакарьләрчә, үз-үзегезне аямыйча эшләвегез нәтиҗәсендә авыл хуҗалыгы бүген тотрыклы үсеш күрсәтә торган бердәндер җитештерү тармагы. Быел без 100 млн. тоннадан артык ашлык җыйдык, терлекчелектә үсеш динамикасын саклап кала алдык: 9 ай йомгакларыннан күренгәнчә, кошчылык продукциясе 8 %ка арткан, дуңгызчылык продукциясе – 5 %ка.

Без хәтта мөмкин булмаганга ирешә алдык! Бүген кош ите, дуңгыз ите белән без 90 %ка тәэмин ителгән(соңгы 10 ел эчендә яңа 300 дуңгызчылык комплексы һәм 130 кошчылык комплексы файдалануга кертелде).Моннан ун элек бу хакта хыялланырга гына мөмкин иде. Без ашлык җитештерүне өчтән бергә арттырдык (70 млн. тоннадан 100 млн. тоннага кадәр), саннарга күчергәндә, бу еллык ашлык экспорты күләменә тиң. Бакчалар һәм виноградниклар мәйданын соңгы елда 40-60 %ка арттырдык, ә теплица яшелчәләрен җитештерүне өчтән бергә арттырдык.

Бүген россиялеләрнең үзаңында яхшы якка үзгәреш бара. Кешеләр Россиянең үз халкын туендыра алуына ышана башладылар. Импортны алыштыру – болар буш сүзләр түгел. Бу безнең эчке халәтебез. Кешеләр моны көтәләр. Үзебезнең продуктларга ихтыяҗ көннән-көн арта. Теләсә кайсы, шул исәптән аграр бизнес өчен бу бик мөһим. Иҗтыяҗ арта икән, тәкъдимнәр дә артачак, димәк, безнең авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр аларның күләмен дә арттырачак һәм яңа проектларны инвестицияләү мөмкинлеге булачак.

Бүген Россиядә аграр сәясәтнең өстенлекле юнәлешләре – үзебезнең сөт һәм ит продукциясе җитештерүне арттыру, авыл хуҗалыгы продукциясен саклау куәтләрен үстерү һәм модернизацияләү, хуҗалык алып баруның яңа технологияләрен кертү, инвестицияләр һәм югары квалификацияле кадрлар җәлеп итү, авылдасоциаль инфраструктураны камилләштерү.

Барлык авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә, белгечләренә, тармак ветераннарына аларның авыр да, җаваплы да хезмәтләре өчен, үз эшләренә бирелгән булулары һәм аларны яратып башкарулары өчен һәм илебезикътисадының иң төп секторларының берсендә ирешкән зур уңышлары өчен ихластан рәхмәт белдерәсем килә.

Бүген тармак үсешенә һәм илебезнең азык-төлек иминлеген ныгытуга сез кертә торган өлеш дәүләт өчен дә, шулай ук үзебезнең җәмгыять өчен дә бик мөһим.

Авыл хуҗалыгы  ил үсеше стратегиясе ул. Безнең нинди юлны сайлавыбыз үзебездән тора. Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә бүген зур ярдәм күрсәтә торган дәүләттән тора. Россиянең көчле булуына һәм үз мөмкинлекләренә ышанучы безнең һәркайсыбыздан тора.

Чын йөрәктән барыгызны тагын бер кат бәйрәм белән котлыйм, кадерле дуслар!

 

Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры                                                                                                          Александр Ткачев


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International