Хөрмәтле авыл хезмәтчәннәре,
агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре!
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы исеменнән һәм шәхсән үзем Сезне һөнәри бәйрәм - Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәре көне белән чын күңелдән котлыйм!
Илебез өчен авыл хезмәтчәннәре иң ышынычлы терәк, аларның авыр һәм фидакарь хезмәте зур җиңүгә тиң. Аларга күп кыенлыкны җиңеп, шул исәптән чыгымчылап торган һава шартларын да истә тотып эшләргә туры килә. Татарстанда соңгы 6 елның 5 елы корылык еллары булды. Табигать шартлары быел да безнең авыл хезмәтчәннәренә шактый гына кыенлыклар тудырды, әмма агротехник чараларны сыйфатлы уздыру һәм тармакта заманча технологияләрне уңышлы куллану аркасында ресмпублика игенчеләре 3,5 миллион тонна ашлык җыеп ала алдылар. 2 миллион тонна шикәр чөгендере, 1,5 миллион тонна бәрәңге, 360 мең тонна яшелчә җыю планлаштырыла. Безнең республика Россия төбәкләре арасында сөт җитештерү күләмнәре буенча алдынгылар рәтендә – 1,8 миллион тонна тәшкил итә, 500 мең тонна ит җитештерә.
Татарстан халкы, элекке еллар кебек үк, быел да төп авыл хуҗалыгы продукциясе белән тәэмин ителде. Казан шәһәрендә һәм республиканың барлык районнарында көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре уздырыла, халык аларга бик теләп йөри һәм кирәк продукцияне арзанрак бәяләрдән сатып ала.
Барлык авырлыкларга да карамастан, терлекләрне саклап кала алган һәм шул ук вакытта аларның баш санын, продуктлылыгын арттыруга ирешкән терлекчеләргә аерым рәхмәтемне белдерәм. Быел терлекчелекнең аерым төрләре буенча подукцияне – сөт, терлек һәм кош итен, тавык йомыркасын җитештерү күләмнәрен арттыру планлаштырыла.
Республикада АПКга ярдәм итү буенча төрле программалар, эре инвестиция проетлары гамәлгә ашырыла, авыл хуҗалыгы техникасы яңартыла, мелиорация тармагы үсеш ала, терлекчелек фермалары төзелә, эшкәртү тармагы предприятиеләре модернизацияләнә.
Агросәнәгать секторы тарафыннан импортны алыштыруга сайланган юл үзенең җимешләрен бирә башлады. Җитештерү куәтләрен арттыру буенча бер үк вакытта берничә эре проект гамәлгә ашырыла, бу исә республикага иң якын арада үзебезнең күпләп-ваклап эшкәртүче логистик үзәкләр челтәрен булдырырга ярдәм итәчәк.
Хөрмәтле авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре! Һөнәри осталыгыгыз, үз-үзегезне аямыйча, көнне төнгә ялгап, фидакарь хезмәт итүегез өчен олы рәхмәтемне белдерәм. Сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек телим, игелекле хезмәтегездә зур уңышлар, гаиләгездә иминлек, тынычлык, муллык булсын! Сезнең һөнәри осталыгыгыз һәрвакыт лаеклы урын һәм югары бәя алыр!
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары –
Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры М.Г. Әхмәтов