Иртәгә республикада авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак, Казанның Авиатөзелеш районында авыл хуҗалыгы продукциясен сату урыны үзгәрде

2015 елның 9 октябре, җомга

Авыл хуҗалыгы продуктларын сату ярминкәләре иртәгә, 10 октябрьдә, Казанның 8 мәйданчыгында уза.

Шәһәрнең Совет районында авыл хуҗалыгы продукциясен сату ярминкәләре ике мәйданчыкта оештырыла: “Казан” агросәнәгать паркы” ААҖ, Аграрный ур., 2  Арча, Саба, Аксубай һәм Кукмара муниципаль районнарыннан килгән авыл хуҗалыгы продукциясе сатылачак;Дәрвишләр бистәсендә, Липатов ур., 7, “Дәрвиш” базары территориясендә Әлки муниципаль районы авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре продукциясен сатып алырга мөмкин була.

Яңа Савин районы сәүдә мәйданчыгындагы ярминкә Адоратский ур., 21, “Яңа Савин күпләп-ваклап сату базары” ААҖ территориясендә оештырыла. Мондагы ярминкәдә Яңа Чишмә һәм Спас муниципаль районнары вәкилләре катнаша.

Авиатөзелеш районында ярминкә Ленинград урамындагы “Бәхетле” сәүдә үзәге (27 йорт) янәшәсендәге мәйданда оештырыла. Шәһәр халкына үз продукциясен Биектау муниципаль районы фермерлары алып килә.

Буа муниципаль районы авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренең продукциясен Мәскәү районы ярминкәсендә сатып алырга мөмкин булачак, ул Г.Коләхмәтов һәм Восстание урамнары киселешендә, "Пятерочка+" супермаркетына каршы территориядә оештырыла.

Киров районында - Краснококшайский ур., 152/2 йорт адресы буенча "Җиләкле бистәсе" сәүдә үзәге каршындагы территориядәге базарда Кама Тамагы муниципаль районы авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре халыкны үз продукциясе белән тәэмин итә.

Казанның Вахитов районында ярминкәләр ике мәйданчыкта уза. Достоевский ур. буенча Чехов базары артындагы мәйданда – Алексеевск муниципаль районы, К.Тинчурин урамы, 19 йорт мәйданчыгында Теләче муниципаль районы фермерларының продукциясе була.

Югарыда күрсәтелгән муниципаль районнардан тыш, һәр мәйданчыкта республиканың эре агросәнәгать комплексы оешмаларының продукциясе була, болар: “Ак Барс” холдинг компаниясе” ААҖ, “Майский” теплица комбинаты ҖЧҖ, “Просто Молоко идарәчел компаниясе ҖЧҖ, Татмелиорация ААҖ, АрчаҖЧҖАгроИнвест идарәчел компаниясе ЯАҖ, Татарстан кулланучылар берлеге предприятиеләре һәм башка оешмалар.

Шул ук көнне ярминкәләр Чаллы шәһәренең ике мәйданчыгында оештырыла: Сарман трактында һәм 27 нчемикрорайонда Галиәсгар Камал ис. бульварда. Үз продукциясен Сарман, Менделеевск, Азнакай һәм Мөслиммуниципаль районнары авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре, шулай ук Кама аръягы авыл хуҗалыгыоешмалары һәм азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате предприятиеләре алып килә.

Зеленодольск муниципаль районы авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре продукциясе Зеленодольск муниципаль районының Октябрьск поселогында “Яңа Тура” технополисы территориясендәге базарда сатылачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International