Татарстан аграриясе Мәскәүдә «Алтын көз» 17 нче Россия агросәнәгать күргәзмәсендә катнаша

2015 елның 8 октябре, пәнҗешәмбе

2015 елныд 8 октябреннән 11 октябренә кадәр Мәскәү шәһәрендә «Крокус Экпо» халыкара күргәзмә үзәгендә «Алтын көз» 17 нче Россия агросәнәгать күргәзмәсе узачак. Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов эш сәфәре белән шунда китте.

8 октябрьдә 11:00 сәгатьтә Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев, Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Аркадий Дворкович һәм Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Александр Ткачев катнашында күргәзмәне ачу тантанасы булды.

Аграр форумның төп темалары: система барлыкка китерә торган проектларга инвестицияләр җәлеп итү, инфраструктураның сакланышын һәм агросәнәгать комплексы продукциясенең бүленешен арттыру, шулай ук эчке азык-төлек базарын үстерүне, үзебездә җитештерелгән продуктларның һәм авыл хуҗалыгы продукциясенең конкуренциягә сәләтлелеген арттыруны тәэмин итүче чаралар.

Эш программасы кысаларында 50дән артык чара үткәреләчәк. Аларның иң мөһим саналганы: «Агробизнесфорум», аның темасы: «Үзара сәүдә һәм инвестицияләрне үстерү — БРИКС илләренең авыл хуҗалыгын тотрыклы үстерү нигезе». Ул үзара инвестицияләр юлы белән авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүне арттыру, авыл хуҗалыгы продукциясен БРИКС илләре базарларына чыгаруны киңәйтү, сәүдә-инвестиция хезмәттәшлеге юлында торучы институциональ, регулятор һәм инфраструктур чикләүләрне бетерү турындагы мәсьәләләрне карауга багышлана.

Быелгы күргәзмәнең тематикасы илебез агросәнәгать комплексының барлык кече тармакларын да үз эченә ала.

Күргәзмәнең «России төбәкләре. Чит илләр» дигән төп бүлегендә 50дә артык төбәктән экспозицияләр куелачак.

Моннан тыш, экспонентларда төбәк бренды булып саналган һәм эчке, тышкы базарларга чыгарырлык продукция чагылыш табачак.

Иң зур экспозицияләр Татарстан Республикасыннан, Ставрополь һәм Краснодар крайларыннан, Мәскәү, Түбән Новгород, Самара, Чиләбе, Волгоград һәм Оренбург өлкәләреннән булачак.

Татарстан Республикасыннан күргәзмәдә «Ак Барс» холдинг компаниясе» ААҖ, «Просто молоко» ИК ҖЧҖ, «Татспиртпром» ААҖ, «Чаллы-Бройлер» ҖЧҖ, «Майский» теплица комбинаты» ҖЧҖ, Татарстан Республикасы Кулланучылар кооперациясе оешмалары берлеге, «Казан майэкстракция заводы» ААҖ, «Нәфис-Биопродукт» ААҖ, «Дәүләт умартачылык идарәсе» ДАУ, «Чаллы икмәк продуктлары комбинаты» ААҖ, Россия Авыл хуҗалыгы фәннәр академиясенең «Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты» ДФУ, «Зеленодольск сөт комбинат» ААҖ катнаша.

Брикс илләре экспозициясе биш сектордан торачак (Бразилия, Россия, Һиндстан, Кытай һәм КАР (ЮАР)). Һәр ил милли агросәнәгать секторы үсеше турында мәгълүмат бирәчәк.

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының стенды 3 нче павильонның 13 нче залы уртасында урнаштырыла. Быел экспозиция кысаларында АПКның барлык юнәлешләре буенча Россия предприятиеләре инвестиция проектларының интерактив картасы презентацияләнә. Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы стенды сәхнәсендә һәр төбәк үзенең төп үсеш юнәлешләрен һәм АПК өлкәсендәге казанышларын күрсәтә ала.

«Милли культуралар фестивале» бүлегендә Россия һәм чит ил авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләре күргәзмәгә килүчеләргә ашамлык һәм эчемлекләрнең киң ассортиментын тәкъдим итәчәкләр (17 нче зал). Ит, сөт, балык продукциясе, яшелчә һәм җиләк-җимеш, кондитер һәм икмәк әйберләре, эчемлекләр куелачак.

Махсус павильонда ачык мәйданчыкта «Терлекчелек һәм нәсел эше» күргәзмәсендә югары продукт бирә торган сөт (68 баш) һәм ит юнәлешләрендә (29 баш) терлекләр, сарык һәм кәҗәләр (132 баш), тавыклар, казлар, күркәләр, куяннар һәм кыйммәтле мехлы җәнлекләр булачак. Күргәзмәдә беренче мәртәбә альпаклар — экзотик дөяләр күрсәтелә, аларны Мәскәүнең «Россия альпаклары» фирмасы тәкъдим итә.

«Терлекчелек өчен җайланмалар. Ветеринария. Терлек азыгы» бүлеге 12 нче зада 1224 кв. метр мәйданда урнаштырыла. Ветеринария препаратларын һәм инструментларын җитештерүчеләрнең товарларыннан һәм хезмәт күрсәтүләреннән тыш, алдынгы селекция-генетика үзәкләре һәм фәнни оешмалар генетика һәм үрчетү өлкәсендә үз эшләнмәләрен тәкъдим итәчәкләр. Күргәзмәдә шулай ук Беларусиядән, Германиядән, Австриядән, Канададан, Венгриядән һәм Кытайдан компанияләр катнаша.

АПК өчен авыл хуҗалыгы техникасы һәм җайланмалары 12 нче залда 3 нче павильон каршында 17 000 кв. метр ачык мәйданда урнаштырыла.

Быел авыл хуҗалыгы техникасын һәм аңа кирәкле продукцияне дөньяның 10 иленнән 200гә якын предприятие һәм оешма тәкъдим итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International