Казан һәм Чаллы шәһәрләрендә узачак авыл хуҗалыгы ярмикәләренә чакырабыз

2015 елның 2 октябре, җомга

Авыл хуҗалыгы продуктларын сату ярминкәләре иртәгә, 3 октябрьдә, Казанның 8 мәйданчыгында узачак.

Шәһәрнең Совет районында авыл хуҗалыгы продукциясен сату ярминкәләре ике мәйданчыкта оештырыла: “Казан” агросәнәгать паркы” ААҖ, Аграрный ур., 2  Апас, Балтач, Мамадыш һәм Нурлат муниципаль районнарыннан килгән авыл хуҗалыгы продукциясе сатылачак;Дәрвишләр бистәсендә, Липатов ур., 7, “Дәрвиш” базары территориясендә Балык Бистәсе муниципаль районы авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре продукциясен сатып алырга мөмкин булачак.

Яңа Савин районы сәүдә мәйданчыгындагы ярминкә Адоратский ур., 21, “Яңа Савин күпләп-ваклап сату базары” ААҖ территориясендә оештырыла. Мондагы ярминкәдә Югары Ослан һәм Кайбыч муниципаль районнары вәкилләре катнаша.

Авиатөзелеш районындагы базар Дементьев ур., 39 йорт, 123 нче һөнәри лицей каршындагы мәйданда оештырыла. Шәһәр халкына үз продукциясен Питрәч муниципаль районы фермерлары алып киләчәк.

Чүпрәле муниципаль районы авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренең продукциясен Мәскәү районы ярминкәсендә сатып алырга мөмкин булачак, ул Г.Коләхмәтов һәм Восстание урамнары киселешендә, "Пятерочка+" супермаркетына каршы территориядә оештырыла.

Киров районында - Краснококшайский ур., 152/2 йорт адресы буенча "Җиләкле бистәсе" сәүдә үзәге каршындагы территориядәге базарда Тәтеш муниципаль районы авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре халыкны үз продукциясе белән тәэмин итәчәк.

Казанның Вахитов районында ярминкәләр ике мәйданчыкта узачак. Достоевский ур. буенча Чехов базары артындагы мәйданда  Лаеш муниципаль районы, К.Тинчурин урамы, 19 йорт мәйданчыгында Әтнә муниципаль районы фермерларының продукциясе булачак.

Югарыда күрсәтелгән муниципаль районнардан тыш, һәр мәйданчыкта республиканың эре агросәнәгать комплексы оешмаларының продукциясе булачак, болар: “Ак Барс” холдинг компаниясе” ААҖ, “Майский” теплица комбинаты ҖЧҖ, “Просто Молоко идарәчел компаниясе ҖЧҖ, Татмелиорация ААҖ, АрчаҖЧҖАгроИнвест идарәчел компаниясе ЯАҖ, Татарстан кулланучылар берлеге предприятиеләре һәм башка оешмалар.

Шул ук көнне ярминкәләр Чаллы шәһәренең ике мәйданчыгында оештырыла: Сарман трактында һәм 27 нчемикрорайонда Галиәсгар Камал ис. бульварда. Үз продукциясен ӘгерҗеБаулы, Тукай һәм Ютазы муниципаль районнары авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре, шулай ук Кама аръягы авыл хуҗалыгыоешмалары һәм азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате предприятиеләре алып киләчәк.

Зеленодольск муниципаль районы авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре продукциясе Зеленодольск муниципаль районының Октябрьск поселогында “Яңа Тура” технополисы территориясендәге базарда сатылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International