Татарстанның ветеринария табиблары яңа автомобильләрдән ачкычлар алдылар

2015 елның 28 сентябре, дүшәмбе

Бүген республиканың ветеринария табиблары яңа «Лада Ларгус» автомобильләреннән ачкычлар алдылар. Аларны тапшыру тантанасы Игенчеләр сарае янындагы мәйданда узды.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән ачкычларны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов тапшырды.

Ветеринария хезмәтләренә барысы 34 яңа автомобиль тапшырылды, бу Татарстанның торак пунктларында ветеринария табиблары тарафыннан терлекләргә тагын да тизрәк һәм сыйфатлырак ярдәм күрсәтергә мөмкинлек бирәчәк. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгыАлмаз Хисаметдинов ветеринария табиблары һәм исеменнән һәм үзеннән республика Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы җитәкчелегенә ветеринария хезмәтләре проблемаларын хәл итүдә ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт белдерде.

Шулай ук Республика ветеринария лабораториясе, Республиканың терлекләр авыруларына каршы көрәшстанциясе, Н.Э. Бауман ис. Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе дә яңа автомашиналарга ия булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International