Татарстанның Арча муниципаль районында дистанциягә ат чабышлары бәйгеләре булды

2015 елның 28 сентябре, дүшәмбе

Бу елның 26 сентябрендә Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Яңа Кырлай авылында төрле дистанциягә ат бәйгеләре, шулай ук Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70 еллыгына багышланган 2 мең км дистанциягә ат чабышлары булып узды.

Бу чарага Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мелиорация департаменты директоры Даниил Путятин, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Үсемлекчелек, химияләштерү һәм үмемлекләрне яклау департаменты Петр Чекмарев, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов килгән иде.

80 км дистанциядәге ярышларда Төмәннән һәм Пензадан 5 ат катнашты, 40 км дистанциядә Арча, Әтнә, Балтач, Биектау, Минзәлә, Саба, Чистай муниципаль районнарыннан, шулай ук Төмәннән һәм Пензадан 21 ат катнашты.

Стартка атлар башта әкрен генә керәләр, аннары кызулый башлыйлар. Бу ярышларда атларның чыдамлыгы сынала.

20 километрдан соң атлар ял итеп алалар, ветеринария тикшерүе узалар, ял иткән арада атларның пульсы нормага килергә тиеш.

Этапларны иң яхшы күрсәткечләр белән узган атлар җиңүче дип таныла, бу очракта ветеринария комиссиясе атларның физиологик күрсәткечләренең нормада булуын һәм фиништан соң пульсларының уңышлы торгызылуын расларга тиеш.

80 км дистанциядә Пенза өлкәсе вәкиле җиңүче дип танылды, 40 км дистанциядә призлы урыннаргны Татарстан атлары алды.

Ярышларда җиңүчеләргә (1-5 урыннарны алучыларга) дипломнар, кыйммәтле призлар һәи истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

Чара кысаларында кунаклар өчен концерт программасы әзерләнгән иде. Төрле ансамбльләр тамашачыларны җырлар һәм биюләр белән сөендерделәр. Моннан тыш, төрле уеннар һәм конкурслар оештырылды.

2 км. дистанциядәге бәйгедә гарәпләр токымыннан, чиста, ярымчиста токымлы атлар чапты. Чиста токымлылар арасында финишка өченче булып, Казан һәм Кама Аланы атларыннан аз гына калышып, “Кырлай” агрофирмасы атында Радик Гарифуллин килде. Ярымчиста токымлылар арасында беренче урынны - Арчадан Рамил Рәхмәтуллин, икенче урынны “Ак Барс” агрокомплексы атында Александр Александров алды. Өченче урын – Балтач районында.

Шунда ук оештырылган татар спорт көрәше буенча ярышларда Арча муниципаль районының Күпербаш авылыннан Илшат Идиятов абсолют батыр булып калды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International