Бүген Игенчеләр саренда ветеринар-пенсионерлар белән очрашу булды.
Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы АлмазХисаметдинов катнашты.
Очрашу өлкәннәр көне уңаеннан оештырылган иде. Әлеге очрашуга галимнәр һәм практиклар - профессорлар һәм район ветеринария берләшмәләренең баш табиблары килде. Түгәрәк өстәл артында сөйләшүдә билгеләнеп киткәнчә, өлкән яшьтә булуларына карамастан, ветеринар-пенсионерлар бүген дә Татарстан Республикасының ветеринария хезмәте үсешен күзәтеп баралар. Алмаз Хисаметдинов тармак эшләренең торышы, уңышлары һәм алда торган бурычлар турында сөйләде. Кунаклар, үз чиратында, сораулар бирделәр һәм үз теләкләрен белдерделәр.
Чәй өстәле артында Марат Әхмәтов ветераннарны җылы сүзләр белән котлады һәм аларга нык сәламәтлек, тынычлык, иминлек теләде.
Мондый дустанә, җылы очрашу кунакларның да, оештыручы якның да күңелләренә хуш килде.