Иң зур кабак республиканың Теләче муниципаль районында үстерелгән

2015 елның 26 сентябре, шимбә

Бу елның 23 сентябрендә 17 нче махсуслаштырылган “Яшел хуҗалык: көзге сезон” күргәзмәсе кысаларында “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәгендә “Иң зур кабак үстер” конкурсына йомгак ясалды һәм җиңүчеләр игълан ителде.

Конкурста җиңүгә уннан артык кеше дәгъва кылды. Җиңүче итеп Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы Үзәк поселогында яшәүче Илмир Зәйнетдинов танылды. Ул үз бакчасында авырлыгы 47 килограммнан артыграк булган кабак үстергән. Икенче дәгъвачының кабак авырлыгы төп-төгәл 5 килога кимрәк.

Илмир Зәйнетдиновка җиңүче призын – агачтан ясалган, ак төстәге кош статуясын тапшырдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International