Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының “Әсәнбаш” агрофирмасы” ҖЧҖ базасында терлекчелек күрсәткечләрен арттыру мәсьәләләре буенча семинар узды

2015 елның 25 сентябре, җомга

23 сентябрьдә Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының “Әсәнбаш” агрофирмасы” ҖЧҖ базасында район башлыгы Сергей Димитриев һәм агросәнәгать комплексы җитәкчеләре катнашында терлекчелек күрсәткечләрен арттыру мәсьәләләре буенча семинар узды.

Семинар-киңәшмә барышында “Әсәнбаш” агрофирмасы” ҖЧҖ тәҗрибәсе үрнәгендә Кукмара районы хуҗалыкларында сөт һәм ит җитештерү, тәүлеклек савым күрсәткечләрен арттыру мәсьәләләре каралды.

Бу агрофирма 5 бүлекчәне берләштерә һәм 354 кешене эш белән тәэмин итә.

Терлекчелектәге күрсәткечләр узган ел белән чагыштырганда түбәндәгечә: эре мөгезле терлекләрнең баш саны 211 башка арткан, сөт 9 %ка артыграк җитештерелгән, яшь бозаулар 294 башка арткан.

Агрофирмада хезмәткәрләрнең эшен матди кызыксындыру чаралары каралган. Планны 7 пункт буенча үтәгәндә баш белгечләргә, урта звено җитәкчеләренә елга бер мәртәбә 50 килолы үгез бирелә. Ярышлар һәм бүлекчә нәтиҗәләре буенча йомгаклар ай саен үткәрелә. Беренче урынны алган бүлекчәгә 10 мең сум күләмендә премия бирелә.

Фермаларда чисталык, тәртип хөкем сөрә, терлекләрнең тору урыннары яхшы, терлекчелек комплекслары кышка әзер. Салам да күп итеп әзерләнгән. Әлеге терлекләр тышта.

«Агрофирмалардагы уңай үзгәрешләр күренеп тора, терлекчелек комплексында да чын хуҗа булуы сизелә. Монда һәр сыердан көнлек савымны 18 килограммга җиткерү өчен бөтен шартлар бар. Күптән түгел монда Кытай делегациясе булып китә. Чит ил кунаклары мондый сыерлардан көнгә 30ар килограмм сөт савып алырга була, бары тик ашатуны гына яңадан карарга кирәк дип киткәннәр иде», - дип сөйләде район башлыгыСергей Димитриев.

«Ашату режимын үзгәрткәч, яшь терлекләрнең авырлыгы артты. Узган ел уртача тәүлеклек артым 581 граммбклса, быел исә бу күрсәткеч 824 граммга җитте, ягъни авырлык 42 процентка артты», - дип сөйләде Иске-Юмьинский фермасы вәкиле.

Березняк фермасында таналар тоталар. Бүгенге көндә алардан көнлек савым 15 литр тәшкил итә.

Семинар әйтелгән тәкъдимнәр буенча фикер алышу һәм йомгаклар ясау белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International