Аксубай районында иң күп сыерлар саны – өч мең баштан артык – «Сөт иле» - «Аксу» ҖЧҖендә исәпләнә.
Сезан башланганнан бирле терлекләр өчен кырык мең тоннага якын сенаж (планга карата 124%) әзерләнгән, тагын печән, салам әзерләнә.
Быел кукуруз кыры 4,6 мең га иде. Шуннан 1,5 мең гектардан артыгыннан силос җыелган, 1,2 мең га - ашлык өчен, ул коры катнаш азык әзерләү өчен куланылачак. Сөт терлекчелегендә кышын аксымга бай катнаш азык куллану терлекләрнең продуктивлылыгын арттыруга ярдәм итәчәк.
«Үзәк база механизаторлары бик оешкан рәвештә эшлиләр. Кыска гына вакыт эчендә алар Карасу, Сөнчәле бүлекчәләрендә алты тоннадан артык силос әзерләделәр, Трудолюбовода - җиде тоннага якын», - дигән мәгълүмат бирде агрофирма җитәкчесе Фәнис Хәмидуллин.
Ленин ис. бүлекчәдә сөтчелек-товарчылык фермасы территориясе вакытлыча җитештерү объектына әверелде. Җәй башында салынган ике сенаж траншеясы яшел силос белән тулыландырылды. Бу бүлекчәдә кукуруз кыры680 га тәшкил итә. Биш йөз гектардан артыграгы силос өчен бүленгән, калганы – ашлык итеп эшкәртү өчен.Бүгенге көнгә бу мәйданның төп өлеше җыелган инде. Бер-ике көндә силоска салуны төгәлләү планлаштырыла, чиратта - Тимошкино бүлекчәсе.