Татарстан Республикасы Чирмешән районының Лашман мәктәбендә яшелчә саклагыч төзеделәр

2015 елның 24 сентябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы муниципаль районының Лашман урта мәктәбендә үстерелгән яшелчәләрне саклау өчен баз казыдылар. Бу мәсьәләне хәл итүдә Лашман авыл җирлеге Советы депутаты Әбүзәр Мортазин булышты.

«Үстерү бер хәл, җыйган уңышны сакларга да кирәк бит әле. Яшелчәләрне саклау - безнең өчен электән килгән проблема, шәхси хуҗалыкларның базларына да салып тора идек, мәктәп идән астына да сала идек, шулай төрле юллар эзләргә туры килә иде. Быел бәрәңге уңышы бик яхшы булды. Ул үзебезгә дә җитә, сатарга да кала», - диде мәктәп директоры Наил Нуртдинов.

Мәктәп коллективы бәрәңгене өч урында үстерде, бәрәңге сатудан җыелган акчага кәбестә сатып алырга уйлыйлар. Ашханәдә укучыларны ашатырга җитәрлек кишер дә, аш чөгендере һәм суган да бар.

Мәктәптә 195 укучы бар, шулардан - 35е күрше авыллардан ирмешәнӘмир, ТүймәтЮгары КәминкәКара Кизләү (Черный Ключ)Түбән Кәминкә). Ашханәдә өч пешекче эшли, балалар өч сменада ашыйлар. Озайтылган көн төркеменә йөрүче һәм дәресләрдән соң имтиханнарга һәм олимпиадаларга әзерләнергә калучы укучыларга ак икмәк һәм кайнар җәй бирелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International