Татарстан Республикасы Балык Бистәсе Яңа Арыш авылының «Балык Бистәсе азык-төлек корпорациясе» ҖЧҖ – зур булмаган терлекчелек шәһәрчеге, аның терлекләрне чыгарып йөртерлек мәйданчыгы булган сыер фермасы, сенаж траншеялары белән азык мәйданы,фураж складлары, сөт блогы бар.
Сөтчелек комплексы чит ил «ДеЛаваль» фирмасы җайланмалары белән җиһазландырылган.
«Бүгенге көндә тәүлеккә 7шәр тонна сөт озатабыз. Сөтне күбесенчә югары сорттан бирәбез. Җитештерүнең табышлылыгы - 17 процент», - дип сөйләде предприятие директоры Рәис Гафуров.
Яңа Арыш һәм Иске Арыш авылларында 1860 баш эре мөгезле терлек бар, шулардан 460 – савым сыерлар.Анда читтән таналар алу белән мавыкмыйлар, ә зоотехника ысулларын кулланып, сыерларны ясалма аталандыру юлы белән үзләренең токымлы яшь терлекләрен үрчетәләр. Бүгенгә шундый ике төркем оештырылган, аларның һәркайсында 50шәр баш тана бозау исәпләнә.
Яшь тана бозаулар тотыла торган реконструкцияләнгән бинада бүгенге заман таләпләренә туры килә торган бөтен шартлар тудырылган – трактор һәм азык тарата торган агрегат керү өчен юл, бетонланган азык өстәле, сөтүткәргеч, транспортер – боларның барысы да бар.