Марат Әхмәтов Мәскәү өлкәсе авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Дмитрий Степаненко белән очрашты

2015 елның 22 сентябре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Мәскәү өлкәсе авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Дмитрий Степаненко белән очрашты.

Очрашуда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасарлары, «Татспиртпром» ААҖ генераль директоры Ирек Миңнәхмәтовшулай ук Мәскәү өлкәсе Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы делегациясе катнашты.

Марат Әхмәтов катнашучыларны республиканың агросәнәгать комплексы һәм тулаем авыл хуҗалыгы продукциясе, 2015 елда барлык категория хуҗалыкларда җитештерелгән игенчелек һәм терлекчелек продукциясе белән таныштырды, бу елның 8 аена исәпләнгән терлекләрнең һәм кош-кортның баш санын билгеләп үтте.

Марат Әхмәтов шулай ук республика АПКына дәүләт ярдәме, эре инвестиция проектлары һәмпрограммалары, шәул исәптән Татарстан Республикасы АПКын техник һәм технологик модернизацияләү программасы турында, 2015 елга республика программалары турында («Фермаларны капиталь ремонтлау һәмсилос-сенаж траншеяларын төзү», «Бәрәңге һәм яшелчә саклагычларны капиталь ремонтлау», «Әче туфракны известьлау», «Ветеринария объектларын төзү һәм капиталь ремонлау», «Гаилә фермаларына һәм терлекчелек комплексларына керү юлларын салу») сөйләде.

Моннан тыш, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы мелиорация тармагын үстерүгә, Татарстан Республикасында АПКның кече хуҗалыкларына ярдәм итүгә дә тукталды.

Дмитрий Степаненко, үз чиратындаМәскәү өлкәсенең авыл хуҗалыгы торышы, җитештерелә торган терлекчелек продукциясе турында сөйләде.

7 сентябрьгә бирелгән күрсәткечләргә караганда, бер көнгә савылган тулаем сөт күләме 1548 т (101%) тәшкил итәсатылган сөт - 1418 т (97%), уртача бер сыерга савым - 17, 2 кг.

Ул шулай ук бөртекле һәм кузаклы культуралар уңышы турында сөйләде. Мәскәү өлкәсендә 116, 6 мең гектар (87%) мәйданда 380 мең тонна ашлык суктырылган, уртача уңыш - 32, 6 ц/га.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында узган очрашу тәҗрибә алмашуга багышланган һәм үзара эшлекле мөнәсәбәтләр урнаштыруга юнәлтелгән иде.

Мәскәү өлкәсе Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы делегациясе иртәгә, 23 сентябрьдә, «Казань»агросәнәгать паркы» ААҖ, «Майский» ТК ҖЧҖ, «Мөхәммәтшин З.З.» КФХ һәм Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының «Лукоз-Саба» ҖЧҖ, Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районының«Гиниятуллин С.Ш.» КФХ, «Ак Барс» Питрәч» ХК, «Фәсхетдинов А.З.» КФХТатарстан Республикасы Питрәч муниципаль районының «Үшнә» ҖЧҖ һәм «Ак Барс» ХК МТП кебек авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International