Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында «Хөкүмәтнең импортны алыштыруга юнәлдерелгән курсы кысаларында Россия авыл хуҗалыгы машина төзелеше» темасы буенча авыл хуҗалыгы техникасы җитештерүчеләренең Россия ассоциациясе («Росагромаш» ассоциациясе) әгъзалары конференциясе узды.
Конференциядә «Росагромаш» ассоциациясе президенты Константин Бабкин, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов, «Ростсельмаш» заводыгенераль директоры Валерий Мальцев һәм башкалар чыгыш ясады.
Константин Бабкин үзебезнең илнең машина төзелешенең торышы һәм аның үсеш перспективалары турында сөйләде, аерым алганда, авыл хуҗалыгы техникасын субсидияләү программасының тулысынча финансланмавы проблемасына тукталды. «РФ Хөкүмәтенә иң зур үтенеч — киләсе елга финанслауны озайту һәм һәм бу программаны даими итеп калдыру, күп илләрдә, мәсәлән, Бразилиядә, Кытайда шулай эшләнә», -диде «Росагромаш» ассоциациясе президенты.
2015 елда финанслау күләме 3,9 млрд. сум тәшкил итте. Әмма киләсе елларда ул кимрәк булачак: 2016 - 2020елларга авыл хуҗалыгы техникасын җитештерүчеләргә субсидия 1,9ар млрд. сум гына каралган.
Соңгы ике елда авыл хуҗалыгы техникасын җитештерү күләме артты (тырмалар һәм азык җыю комбайннары - 70%ка якын, үзйөрешле сусиптергечләр - 50%ка).
Константин Бабкин Россиядә авыл хуҗалыгы техникасын җитештерүнең артуын хөкүмәт программаларына бәйле булуын билгеләп үтте, чөнки дәүләт авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә Россиядә җитештерелгән авыл хуҗалыгы техникасын сатып алу чыгымнарының чиреген каплый.
Константин Бабкин сүзләреннән күренгәнчә, Россиядә авыл хуҗалыгы техникасын җитештерү белән 57предприятие шөгыльләнә, шулардан дүртесе Татарстан территориясендә эшли. Болар: «Татагрохимсервис»ААҖ, «Казаньсельмаш» ҖЧҖ, «Агромастер» ҖЧҖ һәм «Штурман Кредо+» автосәнәгать холдингы ҖЧҖ.
Николай Титов «Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы казанышлары һәм аны модернизацияләү турында»темасы буенча чыгыш ясады.
Ул, Татарстанның авыл хуҗалыгы Россия Федерациясендә әйдәүчеләрнең берсе, диде. Илнең Татарстанга туры килә торган 2,3% сөрүлек җирләре 2014 корылык елында Россия авыл хуҗалыгы продукциясенең 4%ын бирде (башка елларда - 4,7%), шул исәптән ит - 4,1% (464 мең тонна), сөт - 8 %ка якын (1728 мең тонна).
Республика АПКында бүгенгә 14 меңләп трактор бар, шулардан 1,5 мең — заманча энергия куәтенә ия тракторлар; 600дән артык киңколачлы чәчкечләр; 1200 күпфункцияле туфрак эшкәртү агрегатлары; 3,5 мең ашлык җыю һәм 1 мең азык җыю комбайннары; 1200дән артык линияле сөтүткәргечләр; 80 - сыер саву заллары һәм 17 - робот-сыер савучылар; 1300 – ябык типтагы сөт суыткычлар һәм 600 мобиль терлек азыгын болгату-бүлү агрегатлары.
2014 елдан башлап сатып алына торган авыл хуҗалыгы техникасы һәм җайланмасы хакының 40% күләмен субсидияләүне гамәлгә ашыра торган өчеллык техник модернизацияләү программасы эшли. Бу максатларга ел саен 2шәр млрд. сум акча бүленә, бу исә ел саен авыл хуҗалыгы техникасын 6 - 7 млрд. сумга яңартырга мөмкинлек бирә.
Инфляция арту һәм авыл хуҗалыгы техникасына бәяләр күтәрелү аркасында авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренең сатып алу мөмикнлеге кими. Бу вәзгыятьне уңайлы кредит ресурсларының булмавы да катлауландыра.
Бүгенге көндә дәүләт ярдәме бары тик авыл хуҗалыгында энергетик тәэмин ителешнең түбәнгә тәгәрәмәвен генә тоткарлап тора.
«5 ел элек шундый ук акчаларга без 2 мәртәбә күбрәк техника сатып ала идек», - дип билгеләп үтте Николай Титов.
Әгәр 90 нчы елларда елга 4,5 мең трактор һәм 1,5 мең комбайн сатып алынган булса, соңгы 10 елда - 650шәртрактор һәм 300шәр комбайн алынган, узган елда - бары тик 423 трактор һәм 108 комбайн.