Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы хуҗалыкларында терлекчелек комплексларын кышкы чорга әзерләү эшләре бара.
Мәсәлән, Токарликов ис. ААҖнең Югары акташ бүлекчәсендә биналарны кышка әзерләү кысаларында ике сыер саву корпусына һәм бозаулату йортына ремонт ясала. Беренче саву комплексында идәннәр ремонтланган, керү юлларына, азык салырга кереп йөрү юлларына һәм тамбурга бетон салынгане, түбә алыштырылган. Тиздән яңа капкалар ясалып бетәчәк. Ферма мөдире Әсхать Халиевсүзләренә караганда, ремонт эшләре Токарликов ис. ААҖ акчалары исәбенә алып баола. Бүгенге көндә терлекләр җәйләүдә, алар анда сентябрь азагына кадәр булалар.
«Корпуслар күптәнге инде, шуңа күрә ел саен ремонт ясарага туры килә. Кышлау шартлары начар түгел. Абзарлар җылы, чиста. Атна саен санитар җомга уздырабыз», - дип сөйләде Әсхать Халиев.
«Бүгенге көнгә Югары Акташ бүлекчәсендә 360 баш эре мөгезле терлек һәм 80 баш бозау бар. Быел Удмуртия Республикасыннан 80 баш тана сатып алдык. 40 тана бозаулады. Савымга килгәндә, бер сыердан көнгә 14 литр югары сортлы сөт алабыз», - дигән мәгълүмат бирде Токарликов ис. ААҖнең баш ветеринария табибы Нәсим Сатаров.
Хуҗалыкта терлекчелек объектларын салкын чорга әзерләү белән бер үк вакытта кышка җитәрлек сыйфатлы азык әзерләп калдыру эшләрен дә башкаралар. Белгечләр билгеләвенчә, азык җитәрлек булачак. Ремонтэшләре дә ахырына якынлашып килә, планлаштырылган эш күләменең 85 %ы башкарылган инде.