Чистай муниципаль районында техник культуралар - рапс һәм көнбагыш җыю дәвам итә.
«Быел районның берничә авыл хуҗалыгы предприятие 4,5 мең гектар рапс чәчтеләр. Без республика районнары арасында әлеге культураны иң күп чәчкән районнарга керәбез. Азык-төлек базарында аңа ихтыяҗ шактый зур, бигрәк тә кече экстракция заводлары сорый», - дип сөйләде районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы урынбасары Илгизәр Нуретдинов.
Рапс җыюга беренчеләрдән булып «Чистай таңнары» ҖЧҖ белгечләре кереште, алар Татар Баганасы авылы янындагы бер мең гектар мәйданда рапсны җыйдылар да инде, аннары «Тат-Агро» ҖЧҖ һәм «Транс-Агро» ҖЧҖ фирмалары белгечләре рапс җыюга керешәчәкләр.
Язын район хуҗалыклары 3,5 мең гектар мәйданда рапс чәчәргә планлаштырганнар иде, әмма буш җирләрне сөрү нәтиҗәсендә ул бер мең гектарга артыграк чәчелде. Хәзер Чуваш Ялтаны авылы янындагы кырларда да бар хәлгә май орлыкларын җыю бара.