Татарстанның Зәй муниципаль районында 400 баш эре мөгезле яшь терлеккә исәпләнгән терлекчелек комплексын ачу тантанасы булды

2015 елның 21 сентябре, дүшәмбе

 

Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районында терлекчелек фермаларын төзекләндерү буенча күләмле эш башкарыла. Быел 22 фермада һәм товарлык-сөтчелек комплексларында сыер абзарларын капиталь ремонтлау һәм силос-сенаж траншеяләре төзү буенча республика программасы нигезендә ремонт эшләре барды. Аларда терлекләрне тоту һәм азык белән нәтиҗәле тәэмин итү максатында яңа технологияләр, җайланмалар урнаштырылды. Узган атнада шундый фермаларның берсен - «Зәй шикәре» агрофирмасы» ҖЧҖ «Заман» бүлекчәсенең 400 баш терлеккә исәпләнгән Поручик терлек симертү комплексын ачу тантанасы булды.

Әлеге чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелк буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов һәм «АгроКөч-Төркем» ЯАҖ генераль директоры Фәнис Газетдинов, Зәй муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Рәзиф Кәримов катнашты.

Яңартылган бинада заманча җайланмалар урнаштырылган, анда 1-3 айлык яшь бозаулар тотылачак. Моннан тыш, комплекс территориясендә бүгенге көнгә 4650 баш эре мөгезле терлек исәпләнә, ике сенаж траншеясы (берәр мең тонна сыйдырышлы) ремонтланган.

Нәҗип Хаҗипов сыер абзарларын капиталь ремонтлау һәм силос-сенаж траншеяләре төзү буенча баәкарылган эшләргә уңай бәя бирде, районда терлекчелек тармагы бүген республика рейтингында урталыкта бара, дип билгеләп үтте.

Чарада катнашучылар шулай ук Югары Шепше, Кушелга, Буракиртә авылларындагы сөтчелек фермаларында бара торган эшләр белән дә таныштылар. Ремонт эшләре терлекләрне җәйләүләргә чыгаргач башланган иде. Нинди терлекечелек объектларында капиталь ремонт һәм төзекләндерү эшләре башкарылырга тиешлекне агрофрима җитәкчеләре төзелеш оешмалары белән бергәләп хәл иттеләр. Башкарылган эшләр һәр ун көн саен тикшерелеп торды. Мәсәлән, Сәвәләй сөтчелек фермасында 200 баш сыер карала торган фермада суыткыч белән сөтүткәргеч куюны хәл иттеләр, 100 башка исәпләнгән өч корпус төзекләндерелде, Чыбыклы комплексының корпусы да төзекләндерелде, ә «Шәрыкъ» агрофирмасы» ҖЧҖнең «Үрнәк» бүлекчәсендә ике терлекчелек бинасына ремонт ясалды, фермалар территориясе чүпләрдән чистартылды, суүткәргеч алыштырылды, биналарга дезинфекция ясалды.

Буракиртә сөтчелек фермасында 400 башка исәпләнгән корпусны төзекләндерү эшләре башкарылды, сөт блогының түбәсе яңартылды. Озакламый фермада сөтүткәргеч ремонтланачак. Корпуста шулай ук яңа автосуэчергечләр, транспортер, азык өстәле куелачак. Буракиртә терлекчеләре сөт җитештерү буенча алдынгылар рәтендә. Алар карамагында 900 баш эре мөгезле терлек, шулардан – 330 савым сыерлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International