Бүген Казанның сигез мәйданчыгында авыл хуҗалыгы ярминкәләре узды.
Көнең беренче яртысында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казанның Яңа Савин районында авыл хуҗалыгы ярминкәсендә булды. Аның белән бергә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов та йөрде.
Фәрит Мөхәммәтшин һәм Марат Әхмәтов ярминкәдә сатыла торган авыл хуҗалыгы продукциясенең бәяләре һәм ассортименты белән таныштылар, сатучылар һәм сатып алучылар белән аралаштылар.
Ярминкәдә сату өчен шактый күп төрле авыл хуҗалыгы продукция китерелгән иде: бәрәңге, кәбестә, кишер, чөгендер, суган, сыер ите, сарык ите, ак май, сөт, ярма, он, йомырка, ашлык һәм башка товарлар.
«Кибетләрдә мондый сыйфатлы продукцияне сирәк күрәсең. Монда берничә мәртәбә туңдырылып, эретелгән продукция бөтенләй юк. Яшелчәләрнең дә әле генә түтәлләрдән җыелганы, экологик чиста продукция. Күргәнемчә, кешеләр яшелчәләрне кышкыга алалар», - дип, үз фикерләрен җиткерде Фәрит Мөхәммәтшин журналистларга. Парламент җитәкчесе шулай ук үзенең дә шундый ярминкәләрдә рәхәтләнеп авыл хуҗалыгы продукциясен алуы турында әйтеп узды. Сарымсак, суганны сайлап алам, ә бәрәңгене үзем үстерәм», - диде Фәрит Мөхәммәтшин.
Дәүләт Советы Рәисе авыл хуҗалыгы ярминкәләрен тәэмин итүче шәхси җитештерүчеләргә республика бюджетыннан ярдәм күрсәтелүе турында да әйтеп китте. Аерым алганда, алар өчен транспорт чыгымнарын каплауга компенсацияләр каралган.
Казанда узган бүгенге авыл хуҗалыгы ярминкәләренә 36,2 млн. сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе китерелгән. 447 машина хезмәт күрсәткән. Бу саннар эчендә Зеленодольск муниципаль районының Октябрь поселогында «Яңа Тура» технополисы территориясендәге мәйданчык та бар.
Ярминкәләргә килүчеләргә бүген Апас, Әтнә, Балтач, Югары Ослан, Чүпрәле, Кайбыч, Лаеш, Мамадыш, Нурлат, Питрәч, Тәтеш муниципаль районнары авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре, шулай ук «Ак Барс» холдинг компаниясе» ААҖ, «Майский» теплица комбинаты ҖЧҖ, «Просто Молоко» идарәчел компаниясе ҖЧҖ, «Татмелиорация» ААҖ, «Арча» ҖЧҖ, «АгроИнвест» идарәчел компаниясе ЯАҖ, Татарстан кулланучылар берлеге предприятиеләре һәм башка оешмалар үзләренең продукциясен алып килгәннәр иде.