Соңгы елларда республикада ел саен диярлек дымга кытлылык күзәтелә. Үсемлекләр үсә торган, аларга дым иң кирәк чорда көндезге температураның югары торуы, яңгырларның сирәк булуы туфракны берәр метрга кадәр киптерә. Арпа өчен бу - май, июнь айлары.Нәкъ шул чорда аның репродуктив органнары формалаша, ул вегетатив масса җыя. 1 царпа ашлыгын алу өчен 12 мм дым булырга кирәк.
Республикада язгы арпаның 30га якын сорты чәчелә һәм аларның 11е генә районлаштырылган. Төп сортларның вегетация чоры 76-85 көнгә кадәр җитә һәм алар ярыминтенсив төркемгә керәләр.
Җитештерүдә вегетация чоры кыскарак булган, язгы-кышкы дымны нәтиҗәле файдалана торган сортлар таләп ителә. Ә андый районлаштырылган сортлар бөтенләй юк.
Ниһаять, мондый таләпләргә туры килә торган сорт ТатНИИСХның арпа селекциясе лабораториясендә эшләп чыгарылды, бу - Камашевский сорты. Әлеге сорт ашлык-фураж юнәлешендә, 2015 елдан Россия Федерациясенең 44 сорт сынавы участокларында дәүләт сорт сынавын уза башлады.
Ике рәтле яңа Камашевский арпа сорты Раушан сортына караганда 5-7 көнгә иртәрәк өлгерә, вегетация чоры69-72 көн. Башак җыю фазасы 10-15 июньгә туры килә (Раушанныкы 21-25 июнь), шуңа күрә аны борчак һәм Рысак солысы белән бергә катнаш азыкта кулланырга мөмкин. Сорт язгы дымны бик яхшы сеңдерә, чыгышы да Раушанныкына караганда күбрәк, 2014 елда гектарга норма буенча 3,5 млн. орлыктан һәр гектардан 4,4центнерга артыграк (31,6 ц/га) уңыш алынды.
2008-2014 еллардагы сынау чорында уртача уңыш 3,75 т/га тәшкил итте, иң күп уңыш 2009 елда – конкурс сынавы елында булды - 5,35 т/га.
Иң коры 2010 елда да Камашевский сорты 14,7 ц/га уңыш бирде, бу Раушаннан 3,0 ц/га артык. Камашевскийсортының югары уңдырышлылыгы арпа бөртегенең эрерәк булуына бәйле, аның зурлыгы 2,8 мм тәшкил итә,бу стандарттан 62,8%ка зуррак.
Камашевский сорты — иртә чәчелә торган сорт, 1 көнгә соңга калу 1 центнер ашлык югалтуга китерә.
Сортның гөмбәчек авыруларына, егылуга каршы торучанлыгы уртача. Арпа бөртегендәге аксым 14%ка кадәр җитә.