Республиканың яңа участок ветеринария пунктларында терлекләрне ясалма аталандыру буенча хезмәтләр күрсәтәләр

2015 елның 18 сентябре, җомга

Татарстанның Нурлат муниципаль районы Фомкино авылы участок ветеринария пункты базасында терлекләрне ясалма аталандыру буенча белгечләрне зональ укыту курсы узды. Мондый семинарлар республиканың дүрт зонасында үткәреләчәк, аларда барлык ветеринария табиблары шәхси хуҗалыкларга һәм терлекчеләргә ярдәм итү буенча теоретик һәм практик укулар узачак.

Соңгы ике елда республика программасы буенча төзелгән заманча участок ветеринария пунктларында ветеринария табибларына шушы эшчәнлек белән шөгыльләнү өчен кирәкле барлык шартлар тудырылган.

Исегезгә төшерәбез2015 елда гына да республикада 42 участок ветеринария пункты төзелде. 2014 елда 44модуль-блок ветеринария пункты төзелгән иде. Ветеринария пунктларын төзү программасын гамәлгә ашыру киләсе елда да дәвам итәчәк. Шул максатлар өчен республика бюджетыннан ел саен 98,7 млн. сум акча бүленә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International