Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында авыл хуҗалыгы техникасы җитештерүчеләренең Россия ассоциациясе форумы узачак

2015 елның 21 сентябре, дүшәмбе

2015 елның 22 сентябрендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында авыл хуҗалыгы техникасы җитештерүчеләренең Россия ассоциациясе («Росагромаш» ассоциациясе) әгъзалары конференциясе узачак. Форумның темасы -«Хөкүмәтнең импортны алыштыруга юнәлдерелгән курсы кысаларында Россия авыл хуҗалыгы машина төзелеше».

Конференциядә түбәндәгеләр чыгыш ясаячаклар: Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов (нотык темасы - «Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы казанышлары һәм аны модернизацияләү турында»), «Росагромаш»ассоциациясе президенты Константин Бабкин («Үзебезнең авыл хуҗалыгы машина төзелешенең торышы һәм аның үсеш перспективалары турында»), Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы вәкиле («Россия Федерациясендә авыл хуҗалыгы техникасын җитештерүдә дәүләт ярдәме чараларын гамәлгә ашыруның нәтиҗәлелеге турында»), «Росагролизинг» ААҖ директоры урынбасары Наталья Зудина(«Федераль лизинг механизмнарын кулланып, Россиядә авыл хуҗалыгы техникасын җитештерүне гамәлгә ашыру турында»), «Росэксимбанк» АҖ идарәсе рәисе урынбасары Константин Аксенов һәм Россия экспорт иминияте агентлыгы (ЭКСАР) вәкиле («Авыл хуҗалыгы техникасын экспортлауның финанс механизмнары һәм аны иминләштерү турында»), «АГРОСАЛОН» күргәзмә проекты җитәкчесе Алла Елизарова («АГРОСАЛОН-2016 халыкара махсуслаштырылган авыл хуҗалыгы күргәзмәсен оештыруга әзерләнүнең барышы турында»).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International