2015 елның 26 сентябрендә Арча муниципаль районының Яңа Кырлай авылында Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70 еллыгына багышланган дистанциягә ат чабышлары буенча ярышлар узачак. Ярышлар 40 һәм 80 километр дистанцияләрдә була.
Ярышларны оештыручылар: Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Татарстан Республикасының Атчылык һәм ат спорты федерациясе, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе, «Казан» халыкара ат-спорт комплексы (МКСК), Арча муниципаль районының «Сервис - Агро»ҖЧҖ, «Татмелиорация» траст компаниясе» ААҖ, «Татмелиоводхоз» идарәсе» ФДБУ.
Ярышларда җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр бирәчәкләр.
Моннан тыш, чара кысаларында республиканың татар эстрадасы җырчылары һәм төрле ансамбльләр катнашында концерт программасы, ярминкә, уеннар һәм конкурслар, халык шагыйре Габдулла Тукай шигырьләрен укулар булачак.
80 километр дистанциягә ярышлар - 6:00 сәгатьтә, 40 километрга 9:30 сәгатьтә башлана.