Татарстан делегациясе Казахстан һәм Россия төбәкара хезмәттәшлегенең XII Форумы эшендә катнаша

2015 елның 16 сентябре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сочида. Россия Президенты Владимир Путин җитәкчелегендәге Россия делегациясе составында Рөстәм Миңнеханов та Казахстан һәм Россия төбәкара хезмәттәшлегенең XII Форумы эшендә катнаша.

Чараның төп темасы итеп агросәнәгать комплексы өлкәсендәге хезмәттәшлек һәм азык-төлек иминлеген тәэмин итү билгеләнде.

Форум кысаларында «Агросәнәгать комплексы өлкәсендә Россия-Кахахстан хезмәттәшлеге перспективалары» күргәзмәсе оештырылды, анда Татарстаннан «Нәфис» компанияләре төркеме, «Ак барс» холдинг компаниясе» ААҖ, «Просто молоко» ИК ҖЧҖ кебек компанияләр үз продукциясен күрсәтәләр.

Татарстан Республикасы делегациясе составына шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасының башка министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре керде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International