Әлки муниципаль районында икенче урак өсте башланды - комбайнчылар көнбагыш суктыра башладылар. Мәсәлән, «Хузангай» АХҖКында бу май культурасын җыюга 14 комбайн чыкты. 2700 гектар җирдәге көнбагышны тизрәк киптерү өчен авыл хуҗалыгыавиациясе ярдәмгә килде. Көнбагышны суктыруга «Көньяк Әлки» ҖЧҖ һәм ООО «Көньяк-Көнчыгыш Әлки» ҖЧҖ филиаллары керештеләр.
Соңгы елларда Әлки районы кырларыннан уртача 20шәр центнер уңыш алалар. Механизаторлар, яхшы һава шартларыннан файдаланып, уңышны тиз арада югалтуларсыз җыеп алырга әзер. «Красный Восток-Агро»ААҖ элеваторы май орлыгын киптерү процессына әзер. Моннан тыш, быел «Хузангай» АХҖКында ике киптерү агрегаты эшли. Бер агрегат янына тагын Франциядә җитештерелгән тагын икенче агрегат өстәлде һәм ул тәүлеккә 500 тонна май орлыгын киптерә ала. Ике агрегат та тулы куәткә эшлиләр.
Әлки районында шулай ук рапс мәйданчыгы да бар. Бүген көндә игенчеләр аны чаптыралар, тиздән суктырырга керешәләр.