Бу елның 7 - 14 сентябрендә республикада «Көзге игелек атнасы - игелекле гамәлләр эстафетасы» дигән ирекле акция узды, ул җирле бергәлекнең социаль проблемаларын хәл итүдә һәм халыкның граждан активлыгын күтәрүдә мөһим рерурс буларак игелекле гамәлләр кылу идеяләре белән чыгуга багышланган иде.
Атна буе Татарстанның мондый эшләргә битараф булмаган һәм актив кешеләре ярдәмгә мохтаҗларга, үз мөмкинлекләреннән чыгып, игелекле эшләр белән булышлык күрсәттеләр.
Әлеге акция кысаларында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре «Республиканың махсуслаштырылган сабыйлар йорты»нда булдылар һәм нәни балаларга бүләкләр тапшырдылар.