Кичә, 14 сентябрьдә, Министрлыкта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов рәислегендә Татарстан Республикасының Сөт бизнес академиясен оештыру мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.
Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов, Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов, Россиядә Данон компанияләре төркеме вәкилләре Ольга Фельдт, Сергей Чурин һәм Кадрия Киршенина, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов, «Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эше буенча дәхләт авыл хуҗалыгы идарәсе» ГКУ башлыгы Илсур Закиров, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре һәм башкалар катнашты.
Киңәшмәне Марат Әхмәтов ачты.
Аннары Россиядә Данон компанияләре төркеменең сөт сатып алу төркемен үстерү һәм һәм аның нәтиҗәлелеге буенча менеджер Кадрия Киршенина катнашучыларны «Урта Саба» ҖЧҖ базасында Татарстан Республикасының Сөт бизнес академиясе (МБА) проекты белән таныштырды.
МБА проекты кампустан һәм укыту фермасыннан гыйбарәт.
2014-2015 елларда республика хуҗалыклары белгечләрен укыту нәтиҗәләреннән күренгәнчә, түбәндәге күрсәткечләр яхшырды: савым сыерлар саны 21%ка артты, сөтнең продуктивлылыгы һәм сыйфаты – 16,1%ка.
Презентация барышында бу елда төзелеш сметасын финанслау, җайланмалар сатып алу һәм тренинглар мәсьәләләре, МБАга йөрүчеләр белән эшләү процедуралары каралды.
Ольга Фельдт, терлекләрне ашату һәм карау шартларына, сыерларны саву системасына һәм белгечләр белән тәэмин ителешкә карап, һәр хуҗалык өчен аерым тренинг программасын эшләргә кирәклеген билгеләп үтте. Моннан тыш, ул башка җиргә барып укып кайтуларны оештырырга тәкъдим итте.
Киңәшмә барышында шулай ук терлекчелек объектларына кадәр юллар салдыру, терлек азыгын тикшерү өчен лаборатория булдыру, «Урта Саба» ҖЧҖнең терлекчелек биналарын ремонтлау һәм реконструкцияләү мәсьәләләре турында да фикер алыштылар.