Өч дистә республика президент программаларыннан берничәсе авыл җирлекләрендә шәхси хуҗалыкларны үстерүгә юнәлдерелгән. Мондый программалар Яңа Чишмә муниципаль районында да гамәлгә ашырыла. Бу көннәрдә әлеге программаларда катнашкан шәхси хуҗалыклар тотучыларның һәм гаилә фермалары хуҗаларының чыгымнар өлешен каплауга субсидияләр килә башлады.
Савым сыерларын арттыру максатларында республика җитәкчелеге авыл кешеләренә таналар сатып алу өчен 15әр мең сум күләмендә субсидияләр бирергә дип хәл итте. Зирекле, Акъяр, Шахмай, Петропавел һәм Чабаксар авыл җирлекләре бу программага актив кушылдылар. Субсидия алу өчен 30 гариза бирелгән, районга 450 мең сум акча җибәрелгән.
Субсидияләр алучылар арасында - Акъяр авылы кешесе Фоат Гуссаметдинов та бар.
«Минем 20 баш эре мөгезле терлегем бар иде, хәзер тагын 4 баш алдым, мондый ярдәм күрсәткәннәре өчен республика җитәкчелегенә рәхмәтлемен», - дип сөйләде ул.
Зирекле авылыннан Илгиз Кыямов та өстәмә дүрт тана сатып алган, Чуаш Чабаксары авылыннан Петр Петровөч тана алган.
Сөтчелек юнәлешендә мини-фермалар төзүгә ярдәм итү программасы буенча 200 мең сум күләмендә субсидияләр алучылар арасында Шахмай авылыннан ике гаилә бар. Шуларның берсе - Чаллы авылыннанУсмановлар гаиләсе.
«Хәзер безнең 8 баш савым сыерыбыз бар, мини-ферма төзеп бетердек. Үзем күбрәк азык әзерләү беләнмәшгуль, ә хатыным сыерлар сава», - дип сөйләде Илшат Усманов.
«Шундый ярдәм күрсәткәннәре өчен республика җитәкчелегенә рәхмәт. Район җитәкчелегенә – сыер саву агрегаты бүләк иткән өчен рәхмәт, ул безнең хезмәтне күпкә җиңеләйтте», - дип сөйләде Алсу Усманова.
Усмановлар ай саен 3 мең тоннага якын сөт саталар, шуның исәбенә үз бюджетларын арттыралар, эре мөгезле терлек сатудан да керем алалар.
200 мең сум күләмендә шундый ук ярдәмне Чертушкин авылыннан Ришат һәм Галия Халиуллиннар да алды. Аларның хуҗалыгында 10 баш эре мөгезле терлек бар, шул исәптән 5 сыер. Узган җәйдә Яңа Чишмә районы башлыгы Вячеслав Козлов Халиуллиннарга да сөт саву аппараты тапшырган иде.
Районда сыер саву агрегатлары сатып алган гаилә фермаларына чыгымнарын каплау өчен республика бюджеты исәбеннән 40% күләмендә акчалар бирделәр. Бу сумма 135 мең сум тәшкил итте.
Яңа Чишмә районында шәхси хуҗалыкларга бер сыерга 3000 сум исәбеннән һәм бер савым кәҗәгә 1000 сум исәбеннән ашлык бирү дәвам итә. Арпа бәясе - 7,50 сум./кг, бодай - 8,20 сум/кг итеп билгеләнгән, ягънихуҗалык бер сыер өчен 4 центнер арпа ала. Чабаксар авыл җирлегендә ашлоыкны тулысынча биреп бетерделәр, калган җирлекләрдә бу эш дәвам итә. Тулаем район буенча республика ярдәме 2128 баш сыерга һәм 260 савым кәҗәгә 6,6 млн. сум тәшкил итә.