Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы мотор ягулыгын иң күп кулланучыларның берсе. Йөк автомобильләре, тракторлар һәм башка үзйөрешле авыл хуҗалыгы техникасы өчен ел саен 160 мең тонна дизель ягулыгы тотыла, ә автомобиль бензины - 18 мең тонна.
Авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре тәэмин ителә торган мотор ягулыгына бәяләрнең үсүе авыл хуҗалыгы продукциясенең үзкыйммәтенә тискәре йогынты ясый, авыл хуҗалыгы продукциясендә, үстерелә торган культурага бәйле рәвештә, ягулыкка чыгымнар өлеше 12%тан 30%ка кадәр тәшкил итә. Бу күрсәткечне туфрак эшкәртүне киметеп кенә түгел, ә ягулыкның альтернатив төрләрен, шул исәптән үсемлек майларын (рапс, рыжик һәм көнбагыш) һәм газ-мотор ягулыгын куллану исәбенә дә киметергә мөмкин.
Бензин бәяләре артып тору аркасында республика авыл хуҗалыгы предприятиеләренең карбюратор транспорты өлешчә тыгызландырылган нефть газында (пропан-бутанда) эшләүгә күчерелде.
Бүгенге көндә Татарстан Республикасы АПКында тыгызландырылган газда 800 берәмлек йөк һәм җиңел автотраспорты эшли, алар өчен елга 8 мең тоннага якын тыгызландырылган газ (пропан-бутан) тотыла.
Бензин ягулыгын куллану гомумән алганда 12 %тан артмаганга күрә, киләчәктә дизель ягулыгын табигый газга (метанга) алыштыру перспективасы шактый өметле.
Авыл хуҗалыгы предприятиеләре техникасын өлешчә газ-мотор ягулыгына күчергәндә, энергия ресурсларын шактый янга калдырырга һәм продукциянең үзкыйммәтен киметергә мөмкин булачак.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2013 елның 26 апрелендәге 203 номерлы карары белән «2013-2023 елларга Татарстан Республикасында газ-мотор ягулыгы базарын үстерү» Татарстан Республикасы дәүләт программасы расланган иде. АПК техникасы паркының 30 %ын газ-мотор ягулыгына күчергәндә, елга 1 млрд. сумнан артык акча янга калыр дип көтелә. Метанның бәясе пропан-бутанныкына караганда 25- 35%ка кимрәк, һәм нефть ягулыгы бәясенә караганда 3 мәртәбә түбәнрәк, автоном индивидуаль компрессоркулланганда - 6 мәртәбә кимрәк (бүгенге көнгә метан бәясе - 10,5 сум куб.м., диз. ягулыгы - 34 сум/л).
Бүгенге көнгә республика АПК предприятиеләре тарафыннан газда эшли торган 48 берәмлек техника сатып алынган, шул исәптән «Майский» ТК» ҖЧҖ - 37 бер., «Чаллы Бройлер» ҖЧҖ - 10 бер., Яңа Чишмә муниципаль районы Белоглазов Е.Е. КФХ - 1 бер.
«2013-2020 елларга Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек продукциясе базарын җайга салу» дәүләт программасы кысаларында газ-мотор ягулыгында эшли торган үзйөрешле машиналар, тракторлар, махсус һәм йөк автотранспорты сатып алуга аларның бәясеннән 60 % күләмендә (НДСтан башка) субсидияләр бирү каралган.
Бүгенгә Татарстан Республикасының эре шәһәрләрендә автомобильләрне газ белән тутыра торган 10компрессор станциясе (АГНКС) бар, тагын 4не быел файдалануга кертү планлаштырыла.