12 сентябрьдә Мәскәү үзәк ипподромында Россия Федерациясе Президенты призына XII ат чабышлары узды.
Чабышларда һәм заездларда илебезнең төрле төбәкләренннән чиста канлы йөгерек атлар катнашты. Шул исәптән Татарстаннан чиста канлы менге атлар һәм гарәп токымыннан дүрт ат катнашты.
Ярышларның приз фонды 30 миллион сумнан артык иде.
Россия Федерациясе Президенты призына чабышларда «Тимерхан» СКга караган нәселле айгыр - Год Дрим өченче урынны алды. Бу чабуда Россиядән иң яхшы 12 ат катнашты.
Нәсимә» призына чабышта Татарстан Республикасы буенча ЭЭМның «Динамо» КСКга караган гарәп токымлы бия - Кавказ Кызы ышанычлы җиңү яулады, икенче урынны бия Катруся алды, ул «Бәхетле Агро» ҖЧҖ (Татарстан Республикасы) өчен чапты.
Чаллы шәһәреннән «Чаллылифт» ҖЧҖкә караган чиста канлы Эписоуд «Милли Байлык» призына чабышта дүртенче урынны яулады.
Россия Федерациясе Президенты призын алган Рамзан Кадыйров айгыры Си Коуд, шулай ук Чечня Республикасыннан Мәскәү үзәк ипподромында чабышларда катнашкан башка атлар ярышларга максатчан әзерләнгәннәр, алар шулай ук «Казан» Халыкара ат спорт комплексында (МКСК) уздырыла торган барлык сезон призларында да катнаштылар.