Татарстан Республикасында Россиянең авыл хуҗалыгы техникасын җитештерүчеләр ассоциациясе җыелышы узачак

2015 елның 14 сентябре, дүшәмбе

2015 елның 20-23 сеентиябрендә Татарстан Республикасында Россиянең авыл хуҗалыгы техникасын җитештерүчеләр ассоциациясе («Росагромаш» ассоциациясе) җыелышы узачак. Ассоциация 110 алдынгы машина төзү предприятиеләрен берләштерә, алар өлешенә Россиядә җитештерелә торган авыл хуҗалыгы техникасының 80%ы туры килә.Алар арасында - «Агромастер» ҖЧҖ, «Казансельмаш» ҖЧҖ,  «Кузембетьевский РМЗ» ААҖ, «Татагрохимсервис» ААҖ кебек республика компанияләре бар.

Программада «КАМАЗ» акционер җәмгыятенә, «Финагротрейд» ҖЧҖенә, «Кама» агрофирмасы» ҖЧҖенә һәм «Алабуга» махсус икътисадый зонасына бару каралган.

«Росагромаш» ассоциациясенең гомуми җыелышы Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында булачак. Анда авыл хуҗалыгы машиналарын төзүне үстерү, авыл хуҗалыгына дәүләт ярдәмен арттыру, товар җитештерүчеләренең авыл хуҗалыгы өчен машиналар һәм җайланмалар сатып алуга түләү сәләтен күтәрү, җитештерүне модернизацияләүне кызыксындыру һәм предприятиеләрнең импортны алыштыруда инновацион активлыгын арттыру буенча актуаль мәсьәләләр каралачак.

Ассоциациянең гомуми җыелышын үткәрү турында карар бу елның 18 мартында узган Директорлар советы утырышында кабул ителгән иде. «Росагромаш» ассоциациясе президенты, «Новое Содружество» сәнәгатьберлеге президенты Константин Бабкин бәяләве буенча, Татарстан - Россия төбәкләренең заманча технологияләр эшләнә һәм гамәлгә кертелә, инвестиция проектлары гамәлгә ашырыла торган, ә агросәнәгать предприятиеләренең бай тәҗрибәсе һәм көчле потенциалы авыл хуҗалыгында иң кыю проектларны гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирә торган лидерлары рәтендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International