Казанның сигез мәйданчыгында авыл хуҗалыгы ярминкәләре узды

2015 елның 12 сентябре, шимбә

Бүген Казанның сигез мәйданчыгында Татарстан Республикасы халкын авыл хуҗалыгы продукциясе, көндәлек азык-төлек товарлары белән тәэмин итүне яхшырту максатларында авыл хуҗалыгы ярминкәләре узды.

Көннең беренче яртысында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, министрның беренче урынбасары Николай Титов  ярминкәләрдә булдылар.

Казан кешеләренә һәм шәһәр кунакларына бүген продукциянең төрлесен сайларга мөмкинлек бар иде: алар бәрәңге, кәбестә, кишер, суган, сыер ите, сарык ите, ак май, сөт, ярма, он, шикәр, йомырка, ашлык һәм башка товарлар сатып алдылар. Ярминкәгә  республиканың Аксубай, Алексеевск, Арча, Буа, Биектау, Кама Тамагы, Кукмара, Яңа Чишмә, Саба, Спас, Теләче муниципаль районнары, шулай ук «Ак Барс» холдинг компаниясе» ААҖ, «Майский» теплица комбинаты ҖЧҖ, «Просто Молоко» идарәчел компаниясе ҖЧҖ, «Татмелиорация» ААҖ, «Арча» ҖЧҖ, «АгроИнвест» идарәчел компаниясе ЯАҖ, Татарстан кулланучылар берлеге предприятиеләре һәм башка оешмалар уз продукциясен алып килгән.

Ярминкәләрдәге бәяләр халыкны кызыктырырлык иде. Мәсәлән, сөтнең бер литрын - 28 сумнан, бәрәңгене – 12 сумнан, кәбестәнең 1 килограммын 9 сумнан сатып алырга мөмкин иде.

«Авыл хуҗалыгы продукциясе 3 млн. сумнан артыкка килгән иде. Сәүдә бик яхшы бара, сатып алучылар канәгать», - дип хәбәр иттеләр Буа муниципаль районы вәкилләре.

Бүген Казанда узган ярминкәләр халыкның күплеге һәм авыл хуҗалыгы продукциясенә ихтыяҗ булу белән аерылып тора. «Татмелиорация» ААҖ, Буа муниципаль районы ансамбльләре килүчеләрнең күңелләренә бәйрәм күтәренкелеге өстәделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International