Бу елның 20 сентябрендә Казан дәүләт аграр университетының укыту-демонстрация үзәге базасында «Татарстанның бакча һәм йөзем җимешләре» күргәзмә-ярминкәсе узачак.
Әлгее чара 2009 елдан башлап ел саен үткәрелә. Анда Татарстан Республикасыннан һәм күрше төбәкләрдән һәвәскәр бакчачылар һәм йөзем җимеше (виноград) үстерүчеләр катнаша. Күргәзмә-ярминкәдә бакча культураларын һәм виноград үстерү буенча консультация алырга, шулай ук продукция һәм утырту өчен материаллар сатып алырга мөмкин.
Чара түбәндәге адрес буенча үткәрелә: Казан шәһәре, Ферма-2 ур., Казан дәүләт аграр университетының Механизация һәм техник сервис институты укыту-демонстрация үзәге.
Күргәзмә-ярминкә 11:00 сәгатьтән эшли башлый.