11 сентябрьгә республикада 1507,8 мең га мәйданда 3226,8 мең тонна ашлык җыеп алынган. Уртача уңыш гектардан 21,4 центнер тәшкил итә. Бөртекле һәм кузаклы культуралар тагын 63,1 мең га, ягъни барлык мәйданнан 4 % җыясы калган.
Республиканың аерым муниципаль районнары урып-җыюны төгәлләделәр. Алар арасында Зәй, Нурлат, Апас, Әтнә һәм Әлки районнары.
Республикада 454 мең га мәйданда - 954,6 мең тонна сабан бодае, 405,6 мең га мәйданда 910,5 мең тонна арпа суктырып җыелган.
11,3 мең га мәйданда 376,4 мең тонна шикәр чөгендере алынган, уртача уңыш - 334 ц/га. 1,8 мең га мәйданда39,7 мең тонна бәрәңге җыелган, уртача уңыш - 220 ц/га.
Көзге культураларны чәчү төгәлләнеп килә. 11 сентябрьгә көзге культуралар 577,7 мең га мәйданда чәчелгән, 1257,2 мең тонна терлек азыгы әзерләнгән.