Татарстан башкаласында «Бал муллыгы» Бөтенроссия бал ярминкәсе узачак

2015 елның 20 августы, пәнҗешәмбе

Казан шәһәре халкын кыйммәтле сыйфатларга ия умартачылык продукциясе белән тәэмин итү өчен «Агро-Апис-Бизнес» ҖЧҖ “Умартачылык идарәсе” дәүләт бюджет учреждениесе белән берлектә ел саен бал ярминкәләре уздыра, аларда умартачылыкның төрледән-төрле продуктларын сатып алырга мөмкин була.

Бал ярминкәләре бик популяр һәм Казан шәһәре халкы аларга югары бәя бирә.

Быелгы «Бал муллыгы» Бөтенроссия бал ярминкәсе 20 августтан 6 сентябрьгә кадәр “Тандем” сәүдә комплексының ачык мәйданчыгында узачак, адресы: Казан шәһәре, Ибраһимов пр., 56 йорт (“Кәҗә Бистәсе” мерто станциясе).

Ярминкәгә Татарстан, Башкортостан, Краснодар крае һәм Россиянең башка төбәкләре умартачылары балныңтөрле сортларын (каштан, карабодай, юкә, донник, урман балы), бал композицияләрен (прополис белән бал, чәчәк серкәсе белән бал, умарта сөте белән бал)умартачылык продуктларын (перга, баллы чәчәк серкәсе, прополис һ.б.алып киләләр.

Ярминкә 10.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр эшләячәк.

Пенсионерларга ташламалар бирелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International