Татарстан Республикасының Аксубай, Әлмәт, Апас, Буа, Зәй, Минзәлә, Нурлат, Сарман,Тәтеш, Чистай муниципаль районнары игенчеләре урып-җыю эшләренә керештеләр.
Бүгенге көнгә республика буенча 3200 гектарда бөртекле культуралар суктырылган. Уртача уңыш һәр гектардан 21,5 центнер тәшкил итә.
Бөртекле культуралар суктыруга керешкән хуҗалыклар арасында: Нурлат муниципаль районында -«Сөләйманов» КФХ, «Южная» агрофирмасы, «Нурлат сөте» ҖЧҖ, «Агромир» ТД, Сарман муниципаль районында - «Нөркәй» агрофирмасы, Чистай муниципаль районында - «Кутлушкино-Яушурма» һәм «Йолдыз»авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм башкалар.