Рөстәм Миңнеханов: Язгы кыр эшләрен шушы атна эчендә төгәлләргә кирәк

2015 елның 13 мае, чәршәмбе

Язгы кыр эшләрен шушы атна эчендә төгәлләргә кирәк. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм МиңнехановАлабуга муниципаль районына эш сәфәре кысаларында республика массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән аралашканда әйтте.

Ул, республикада бүген язгы кыр эшләре яхшы бара, диде. Үткән елдагы белән чагыштырганда, бары бер генә көнгә калышабыз, диде Рөстәм Миңнеханов. Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, бүгенгә безнең төп бурыч атна эчендә чәчүгә кагылышлы төп эшләрне төгәлләргә. "Моның өчен бөтен нәрсә җитәрлек: техника да бар, кешеләрнең теләге дә бар", - дип өстәде ул.  

Рөстәм Миңнеханов, чәчү эшләре белән бер үк вакытта авылда социаль объектлар торгызу буенча да эшләр алып барыла, дип хәбәр итте. Республикада төзелеш сезоны күптән түгел башлануга да карамастан, берничә авыл клубы, ФАПлар, күпфункцияле үзәкләр ачылды да инде, дип ассызыклады ул. "Барлык торак пунктларында ниндидер аерым эшләр башкарылуы безне сөендерә: кайдадыр юл төзиләр, кайдадыр урамнарны яктырталар, хуҗалыкларга сулар, газлар кертәләр, - дип өстәде Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов. - Шундый уңай динамика күзәтелә, кешеләрнең кәефе күтәренке". 

Рөстәм Миңнеханов, Бөек Ватан сугышы ветераннарын да онытмаска кирәк, диде. "9 май үтте, әмма без аларның батырлыгын һәрвакыт истә тотарга тиеш, шуңа күрә ветераннар белән эшләүдән тукталмаска кирәк", - дип өстәде ул. Рөстәм Миңнеханов шулай ук мемориаль комплексларны төзүдә һәм төзекләндерүдә ярдәм итүче бизнес вәкилләренә рәхмәт белдерде.

"Аммоний" заводындагы объектларны төзү темасы кузгалгач, Рөстәм Миңнеханов, барлык эшләр грфик буенча бара, диде. "Без көйләү-җайлау эшләрен башладык, иртәгә - берсекөнгә газ ала башлаячаклар, су чистарту системасы эшли инде, - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов. Якын арада без Татарстанда, гомумән Россиядә шундый күләмле завод төзелү белән горурланачакбыз". Рөстәм Миңнеханов, ашламалар заводын төзү “нульдән” башланды, дип өстәде. Бу исә Татарстанның үсеш динамикасы яхшы булуын аңлата, дип ышыныч белдерде Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International