«2014-2017 елларга һәм 2020 елга кадәр чорга авыл территорияләрен тотрыклы үстерү»федераль максатчан программасын гамәлгә ашыру кысаларында Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы үзенең Матбугат хезмәте белән берлектә авыл тематикасы буенча ел саен үткәрелә торган «Минем җирем Россия – 2015» Бөтенроссия мәгълүмати-агарту проектларына конкурс игълан итә.
Конкурста катнашуга федераль, региональ һәм шәһәр (район) журналларының, газеталарының, интернет-басмаларының, радио һәм телекомпанияләренең журналистлары, шулай ук фотокорреспондентлары һәм конкурс тематикасы буенча журналистлар әзерләүче югары уку йортлары чакырыла.
Конкурсның рәсми сайты: konkurs.agromedia.ru.
Документлар һәм эшләр 2015 елның 11 маеннан 31 июленә кадәр agrosmi@yandex.ru электрон почта буенча кабул ителә.
Конкурс сайтында: http://konkurs.agromedia.ru/ - һәр катнашучы теркәлергә һәм эшләрен җәмәгатьчелек фикерен алу өчен чыгарырга тиеш.
Документларның һәм эшләрнең төп нөсхәләре түбәндәге адреска җибәрелергә тиеш: 107139, Мәскәү шәһәре,Орликов тыкрыгы, 1/11, Россия авыл хуҗалыгы министрлыгының Матбугат хезмәте (107139 г. Москва, Орликов переулок 1/11, для Пресс-службы Минсельхоза России).
Конкурста җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы «Алтын көз – 2015» Россия агросәнәгать күргәзмәсен үткәрү кысаларында узачак.
Белешмәләр өчен тел.: (843) 221-76-21, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Матбугат хезмәте.