11 майда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов план буенча вертолетта кырларны тикшерергә чыкты.
Муниципаль районнар башлыклары белән бергә ул башта Лаеш муниципаль районында, аннары Балык Бистәсендә кырларны карап чыкты. Очыш Питрәч муниципаль районында Татар Тау иле авыл җирлеге территориясендәге «Ак Барс – Питрәч» ААҖнең уҗым арышы кырында төгәлләнде.
Министр очыш барышында көздән эшкәртелми калган, дым каплатылмаган җирләргә һәм көзге культураларның торышына игътибар итте. Кырларны тикшереп чыкканнан соң, ул эшкәртелми торган, ташландык җирләрнең булуы турында әйтте.
Ведомство башлыгы хуҗалыкларның орлыклар, ягулык-майлау материаллары һәм минераль ашламалар белән тәэмин ителеше белән кызыксынды. Питрәч муниципаль районында техника белән тәэмин ителеш чәчү эшләрен тиешле срокларда уңышлы төгәлләргә ярдәм итәчәк, дип билгеләп үтте ул министр. Марат Әхмәтоврайон аграрчыларына, булган барлык ресурслардан файдаланып, язгы кыр эшләрен вакытында һәм сыйфатлы итеп башкарып чыгуларын теләде.
Министр шулай ук юл буе полосаларының торышына игътибар итте, аларны матурларга кирәк, диде. Игенчеләр белән очрашу азагында министр, игенчелек культурасы дәрәҗәсен күтәрү өчен Питрәч муниципаль районында бөтен нәрсә дә җитәрлек, дип билгеләп үтте.
Гомумән алганда, Татарстанда чәчү кампаниясе кызганнан-кыза бара. Бүгенгә республика игенчеләре тарафыннан сабан культуралары 933 мең га мәйданда, ягъни планлаштырылганнан (1725 мең га) 54%чәчелгән. Шикәр чөгендерен чәчү бүгенгә 74%ка үтәлгән (56,9 мең гектардан 42 мең га). Арпа - 89%ка (400 мең гектарның 358 мең гектары чәчелгән), борчак - 78%ка (62 мең гектардан 48 мең га).
Сабан чәчүендә Нурлат, Буа һәм Әлмәт муниципаль районнары алда бара. Бу районнарда чәчү планы 64-68%ка үтәлгән.