Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов бүген Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы хуҗалыклары җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты.
Рөстәм Миңнеханов Тукай, Минзәлә һәм Сарман муниципаль районнарына эш сәфәре белән чыкты. Сәфәрнең максаты – авыл хезмәтчәннәре белән язгы кыр эшләренең барышы турында фикер алышу.
Рөстәм Миңнеханов белән бергә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы башлыгы Васыйл Хаҗиев һәм башкалар йөрде.
Рөстәм Миңнеханов сәфәрен Бахчасарай авылыннан башлады. Монда ул "Миңнехуҗина" КФХ эшчәнлеге белән танышты. Фермер хуҗалыгы эшчәнлегенең төп юнәлешләре – терлекчелек һәм игенчелек продукциясе җитештерү һәм сату. Уңдырышлы авыл хуҗалыгы җирләре 399 га тәшкил итә. Сыерлар саны - 36 баш (100 башка кадәр арттыру планлаштырыла).
Рөстәм Миңнеханов терлекчелек фермасы территориясендәге кайбер объектларны карап чыкты, шул исәптән иген саклау урынын, терлек чалу һәм ит эшкәртү цехын, ат фермасын һәм башкаларны. Ул шулай ук КФХ җитәкчелеге белән авыл хуҗалыгы предприятиесенең алга таба үсеше турында да фикер алышты.
Аннары Рөстәм Миңнеханов Комсомолец авылына юл алды. Монда ул "Феникс" ҖЧҖнең җитештерү базасында булды, аның территориясендә сменага 30 тонна продукция бирә торган терлек чалу комбинатын,казылык җитештерү комбинатын һәм башкаларны карады. Рөстәм Миңнехановны "Феникс" ҖЧҖ директоры (терлек чалу цехы) Азат Авзалов һәм "Любослава" ҖЧҖ директоры (ит эшкәртү һәм ит продукциясе әзерләү цехы) Руфия Зарипова каршы алды.
Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов казылыкларһәм ит деликатеслары җитештерүнең бөтен циклы белән танышты. Предприятие җитәкчелеге әйтүенчә, 2015 елның I кварталында 208,8 млн. сумлык 1383 тонна продукция җитештерелгән.
Шуннан соң Рөстәм Миңнехановка 2400 ана дуңгызга исәпләнгән комплекс проектын күрсәттеләр. Ул Тукай муниципаль районының Казиле авылында булачак.
Район хуҗалыклары җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән әңгәмә барышында Рөстәм Миңнеханов, мондагы авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләрнең бер зур өстенлеге бар – янәшәдә Чаллы шәһәре, диде. "Бу бик зур базар. Бүген ихтыяҗ булган юнәлешләрне сайларга кирәк. Бу – беренче чиратта, сөт җитештерү һәм терлекчелек", - дип ассызыклады ул.
Рөстәм Миңнеханов район җитәкчелегенә кече хуҗалыкларны үстерү эшен активлаштырырга кушты. "Җирэшләргә тиеш! Шәхси хуҗалыклар санын арттырырга кирәк. Болай итмәгәндә, без кешеләрне авылда калдыраалмыйбыз. Ул чакта инда авылны да саклап кала алмаячакбыз", - диде Рөстәм Миңнеханов.
Аграрчылар үз чиратында Рөстәм Миңнехановка республика территориядә гамәлгә ашырыла торган авыл хуҗалыгына ярдәм итү программалары өчен рәхмәт белдерделәр.
Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов Минзәлә муниципаль районына юл тотты, анда Кадрәк авылы янәшәсендәге кырда хуҗалыклар җитәкчеләре, инвесторлар һәм авыл җирлекләре башлыклары белән киңәшмә үткәрде. Минзәлә аграрчылары аңа чәчү кампаниясенең барышы турында сөйләделәр. Кырларда эш 40 % күләмендә үтәлгән.
Рөстәм Миңнеханов ягулык-майлау материаллары, орлыклар һәм ашламалар белән тәэмин ителеш турында кызыксынды. Язгы кыр эшләрен вакытында төгәлләргә кирәк, дип ассызыклады.