Казанда һәм Чаллыда авыл хуҗалыгы ярминкәләре 8 майга кадәр озайтыла

2015 елның 10 апреле, җомга

Иртәгә11 апрельдә, шәһәрнең 8 мәйданчыгында Татарстан Республикасы халкын авыл хуҗалыгы продукциясе белән, көндәлек азык-төлек товарлары белән тәэмин итүне яхшырту максатларында авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак.

Шәһәрнең Совет районында авыл хуҗалыгы продукциясен сату ике мәйданчыкта: “Казан” агросәнәгать комплексында (Аграрный ур., 2) һәм Дәрвишләр бистәсендә (Липатов ур., 7 йорт, “Дәрвиш” базары территориясендә) оештырыла. Агросәнәгать паркына Арча, Саба, Аксубай, Кукмара муниципаль районнарының авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре үз продукция сен алып килә, Дәрвишләр бистәсендәге базарга Әлки муниципаль районыннан киләләр.

Яңа Савин районында авыл хуҗалыгы продукциясен “Яңа Савин күпләп-ваклап сату базары” ААҖ каршындагы мәйданда сатып алырга мөмкин булачак (Адоратский ур., 21).

Казанның Авиатөзелеш районында, 123 нче һөнәри лицей каршындагы мәйданда (Дементьев ур., 39 йорт), республиканың муниципаль районнарыннан һәм предприятиеләреннән товар җитештерүчеләр үз продукциясен сатачак.

Шәһәрнең Мәскәү районында, Г. Коләхмәтов һәм Восстание урамнары киселешендә, ("Пятерочка+" супермаркетына каршы территориядә) шулай ук чагыштырмача арзанрак бәяләрдән авыл хуҗалыгы продукциясен сатып алырга мөмкин булачак.

Киров районы халкына авыл хуҗалыгы продукциясен "Җиләкле бистәсе" сәүдә үзәге каршындагы территориядә (Краснококшайский ур., 152/2) сатып алырга мөмкин булачак.

Казанның Вахитов районында ярминкәләр ике мәйданчыкта узачак: Чехов базары артында Достоевский урамы буенча, монда Алексеевск муниципаль районы товар җитештерүчеләре үз продукциясен алып килә һәм Тинчурин урамы, 19 йорт мәйданчыгында Теләче муниципаль районы авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренең продукциясе булачак.

Чаллы шәһәрендә авыл хуҗалыгы ярминкәләре ике мәйданчыкта узачак. Шәһәрнең Комсомольск районында Сарман трактында һәм 27 микрорайонда, Г.Камал ис. бульварда Тынычлык һәм Мәскәү проспектлары арасында Чаллы халкына Татарстан Республикасының Сарман, Менделеевск, Минзәлә, Азнакай, Лениногорск, Мөслим муниципаль районнары авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре үз продукциясен тәкъдим итәчәкләр.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы боерыгы нигезендә Казан һәм Чаллы шәһәрләрендә авыл хуҗалыгы продукциясен һәм азык-төлек товарларын сату ярминкәләре 8 майга кадәр озайтыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International