Гидротехник корылмаларның һәм сугару системаларының 2015 елгы авыл хуҗалыгы культураларын вегетацияләү сезонын үткәрүгә әзерлеге уртача 62,7 процентка бәяләнә.Апрель башына булган бу күрсәткеч узган елгы дәрәҗәдә саклана.
Федераль милектәге сугару һәм киптерү системаларында мелиорация учреждениеләре тарафыннан 2,1 меңнән артык гидротехник корылма (планнан 62,1% күләмендә), 589 судырту станцияләре(72,5%) ремонтланган, магистраль каналларны, коллекторларны чистарту эшләре 4,2 млн. м3 (57,4%) күләмендә башкарылган. 151,1 км (59%) озынлыкта су сиптергеч торбаүткәргечләр ремонтланган (алыштырылган).
Гомуми һәм шәхси кулланудагы сугару һәм киптерү системалары 2,1 млн. гектардан артык мәйданда вегетация чорына әзер, план буенча 3,2 млн. га (65,9%).
Илнең көньягында сугару системаларын вегетация сезонына әзерләүне 1 майга төгәлләү планлаштырыла, тулаем Россия буенча – 1 июньгә, дип хәбәр итә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы.