8 апрельдә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә Татарстан Республикасы дәүләт ветеринария учреждениеләренең 2015 елныңмарт ае эшенә йомгаклар ясау буенча киңәшмә узды.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгыАлмаз Хисаметдинов киңәшмә башында Арча, Тәтеш, Түбән Кама районнары дәүләт ветеринария берләшмәләренең яңа җитәкчеләре белән таныштырды.
Киңәшмәдә беренче булып Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов чыгыш ясады. Ул агымдагы елның беренче кварталында терлекчелек тармагы эшенә йомгаклар ясады, тармактагы уңышлар һәм җитешсезлекләр турында билгеләп китте.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Андрей Никитин үз чыгышында Таможня берлегенең техник регламенты, электрон ВСД бирүгә өйрәтү, хуҗасыз хайваннарны тоту мәсьәләләрен күтәрде.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсенең эпизоотиягә каршывәзгыять бүлеге башлыгы Александр Козлов 2015 елның 1 кварталы йомгаклары буенча эпизоотик хәлнең торышы (котыру авыруы, лейкоз, туберкулез), планнар үтәлеше белән таныштырды.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсенең дәвалау-профилактикалау чаралары бүлеге башлыгы Дамир Хөснетдинов үз чыгышында терлекләрнең баш санын саклап калуга, Виватон препараты белән эшләүгә басым ясады; Кукмара районында уздырылган семинар йомгаклары буенчаяшь терлекне саклап калуның яңа ысулларын гамәлгә кертү буенча районнар эшенә аналаиз ясады.
РВЛның ВСЭ бүлеге башлыгы Габделхак Мотыйгуллин районнарга чыгып тикшерүләр нәтиҗәләре буенча үз фикерләрен һәм районнарның дәүләт ветеринария берләшмәләрендә ВСЭ эше буенча тәкъдимнәр әйтте.